16+

Татарстан Президенты республика мөселманнары җитәкчесен кабул итте

Рамазан ае төгәлләнү һәм ураза тәмамлану уңаеннан үткәрелүче Ураза бәйрәме көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Татарстан Президенты республика мөселманнары җитәкчесен кабул итте

Рамазан ае төгәлләнү һәм ураза тәмамлану уңаеннан үткәрелүче Ураза бәйрәме көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Очрашу башында ук җитәкчеләр бәйрәм уңаеннан бер-берсен котлады. Аерым алганда, Рөстәм Нургали улы түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

– Республика мөселманнарына, православие дине һәм башка традицион диннәр вәкилләре белән беррәттән, Раббыбыз һәм җәмгыятебез алдындагы зур җаваплылыкны тулысынча аңлаулары, кешелеклелек һәм күркәм күршелек идеалларына тугры калулары өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Ул шулай ук мөселманнарның мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә рухи һәм матди булышлык күрсәтүен, зур социаль әһәмияткә ия булган иҗтимагый башлангычлар кысаларында ифтар ризыклары җыелмаларын хәстәрләүдә шәхсән катнашуын ассызыклады.

Мөфти хәзрәт, үз чиратында, Президентка Ураза бәйрәме уңаеннан бүләк тапшырды һәм бүген туры эфирда Галиев мәчетендә укылган бәйрәм вәгазе турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Камил хәзрәт белән Рөстәм Нургалиевичның очрашулары телевизион яңалыклар белән бер вакытка туры килде – сюжетларда Россиянең төрле регионнарында гает уздыру турында сөйләнде һәм иң беренче үрнәк итеп Татарстан күрсәтелде. Бу уңайдан җитәкчеләр республикада узган Рамазан ае, Ураза бәйрәме, мөфтинең туры эфирда вәгазь сөйләве турында фикер алыштылар. Үзенең вәгазендә Камил хәзрәт дин кардәшләрнең игътибарын Рамазан ае һәм Ураза гаетенең фазыйләтләренә юнәлтеп кенә калмыйча, шулай ук Аллаһының насыйбы белән бөтен кешелек дөньясын камап алган пандемиянең сәбәпләре турында да уйларга өндәде. Бәйрәм вәгазенең турыдан-туры трансляциясе телевизион һәм онлайн рәвештә оештырылды.

Алга таба очрашу барышында Камил хәзрәт Рөстәм Нургали улына узган Рамазан аеның нәтиҗәләрен җиткерде:

“Рамазан аеның җөмһүриятебездә, илдә һәм дөньяда барган катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә туры килүенә дә карамастан, Татарстан өммәте өчен ураза аеның 30 көне дә нәтиҗәле узды. Мәчетләргә йөрүне һәм массакүләм чараларны тыю Рамазанның шатлыгын сүрелдерсә дә, аның каравы, мохтаҗларга ярдәм итүдә дин кардәшлеребез зур теләктәшлек һәм күркәм үрнәк күрсәтте”.

Мөфти сүзләренә караганда, быел “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны әлегә кадәр күрелмәгән зур колач белән узды. Әлеге акция кысаларында җыелган акчалар 10 авыру балага дәваланыр өчен түләргә, 180 мең аз керемле кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтергә, Ютазы районы Иске Каразирек авылында үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында янган  мәчетне торгызу өчен ярдәм итүгә тотылды.

Ел саен рекордлар куя торган Республикакүләм ифтар быел да яңа үрләргә иреште һәм Рамазан аеның истә калырлык олы вакыйгасы булды: аның кысаларында Татарстанның 40 районына һәм Казанның 60 мәчетенә 30 мең мохтаҗ кешегә тарату өчен ифтар җыелмалары тапшырылды, 500дән артык ихтыярчы җәлеп ителде. «Ярдәм» мәчете тарафыннан тормышка ашырылган «Дорога жизни» акциясе шулай ук зур масштабта үткәрелеп 60 меңмохтаҗ кешене ифтар җыелмалары белән тәэмин итте. Пандемия шартларында барлык хәйрия чаралары да санитар нормаларны үтәп гамәлгә ашырылды. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан фитыр, фидия, зәкят һәм сәдака акчаларын читтән торып җыю оештырылды.

Пандемия шартларында Рамазан аен һәм Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибе Татарстанның мөселман җәмәгатьчелегендә бик күп сораулар тудырды. Халык арасында аңлату эшләре алып бару өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Даруль ифта” call-үзәге эшчәнлеген көчәйтелгән режимда алып барды. Рамазан аеның беренче көнендә генә дә мәчетләрнең эшләү тәртипләре, ураза тоту, намаз вакытлары үзгәрү һәм башка мәсьәләләр буенча йөздән артык мөселман мөрәҗәгать итте. Рамазан ае барышында шәригать белгечләре 1500дән артык шалтырату һәм мөрәҗәгатьне эшкәртте.

Аңлашыла ки, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык дәгъвәт һәм яшьләр проектлары шулай ук онлайн режимга күчерелгән иде: үз-үзеңне читләштерү режимы чорында һәм Рамазан аеның 30 көнендә мөфтият тарафыннан 94 онлайн-лекция, туры эфир, вәгазь үткәрелде. Уртача алганда, бу дәресләрдә 400-ләп кеше катнашты. Лекцияләр ZOM платформасында һәм Инстаграм социаль челтәренең турыдан-туры эфирында @muslimmol, @islam_today_huzur, @huzurmedia һ.б. укылды.

Рамазан аеның бизәге булып шулай ук Коръән хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу торды. Ул уразаның беренче көнендә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә башланып китте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты аша көн саен туры эфирда трансляцияләнде. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә – 23-нче майда төгәлләнде. Соңгы 30-нчы җүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Моннан тыш, Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфтият эшчәнлегенең соңгы 12 айдагы төп нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул ассызыклап узганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Тәфсир елы кысаларында Кәлам Шәриф мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләрен бастырып чыгарды һәм аны татар җәмәгатьчелеге өчен Мәскәүдә, шулай ук Махачкалада уңышлы рәвештә тәкъдим итте. Агымдагы ел Татарстанда мөфтият тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Шулай итеп, 2020 елда мөфтият һәм аңа караган оешмалар үз эшчәнлекләрен мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.

Камил хәзрәт Татарстанның 20 мәчетендә оештырылган татар теле курслары нәтиҗәләренә аерым тукталды. Аның кысаларында татар теленең башлангыч дәрәҗәсен быел 436 тыңлаучы уңышлы үзләштерде. Мөфти хәзрәт шулай ук татар теле курсларының географиясен киңәйтү, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының яңартылган редакциясен татар халкы күпләп яшәгән төбәкләргә алып чыгып тәкъдим итү, милли һәм дини үзенчәлекләрне саклау буенча очрашулар үткәрү планнары белән уртаклашты.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading