16+

Татарстан Прокуроры кисәтте: акчаны тиешенчә һәм вакытында түләргә!

Илдус Нәфыйков республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка рәсми кисәтү белдерде. Татарстан прокуроры табибларга тиешле акчаны түләмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәртте.

Татарстан Прокуроры кисәтте: акчаны тиешенчә һәм вакытында түләргә!

Илдус Нәфыйков республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка рәсми кисәтү белдерде. Татарстан прокуроры табибларга тиешле акчаны түләмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәртте.

ТР Прокуроры республика сәламәтлек саклау министрын табибларга өстәмә акча түләмәгән өчен җәзага тарту турында кисәтте. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Илдус Нәфыйков республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка рәсми кисәтү белдерде. Татарстан прокуроры табибларның хезмәт хокукларын бозган, шул исәптән аларга тиешле өстәмә акчаны түләмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәртте.

Бүгенге көннән күзәтү ведомствосында Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга стимуллаштыручы өстәмәләр мәсьәләсе буенча тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә ачылды.

Медицина хезмәткәрләренең хокуклары бозылуга бәйле күренешләр турында эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә 8 (843) 291-19-25 телефонына (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү төркеме) яки 18.00-9.00 сәгатьләрдә (ял көннәрендә дә) 8 (843) 291-18-81 телефоны буенча кизү торучы прокурорга шалтыратырга мөмкин.

«Медицина хезмәткәрләренең хокуклары бозылуга бәйле барлык фактлар буенча прокурор тарафыннан тиешле чара күреләчәк», - дип искәртте Руслан Галиев.

Шунысын да искәртик: 8 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табиблар өчен өч айга өстәмә түләүләр билгеләргә кушты.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading