Шәһри Казан

“Татарстан республикасында радио номер бер”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, шушы көннәрдә башкалабызда FM 98,6 ешлыгында “Китап” радиосы сөйли башлады. Ул татар әдәбиятын популярлаштыруда зур ярдәм булачак, ди оештыручылар.

Радионың тарихы 2019 елның 27 сентябреннән башлана. Бу көнне Мәскәүдә татарча милли радио эшләтү хокукы алына. Ул – соңгы 18 ел эчендә милли концепция белән җиңеп чыккан беренче ешлык. 2020 елның җәендә үк ачылу мөмкинлеге булса да, пандемия сәбәпле эш тоткарлана. Ләкин радио эше бер генә мизгелгә дә туктап тормый, “Милли радио “Китап” мобиль кушымталары эшли башлый. Алар аша радионы 10 меңнән артык милләттәшебез тыңлый.
21 гыйнвар көнне радионы тәкъдир итү чарасында “Татмедия” җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. “Төп максат – заманча форматта татар әдәбиятын популярлаштыру. Хәзерге яшьләр китап укымый, дибез. Менә мәсьәләнең чишелеше бар. Хәзер китапны тыңлап була. Бу радио – номер бер. Андыйлар әле юк”, – диде ул.

Радионың концепция авторы, баш мөхәррире Алмаз Миргаязов: “Милли радионың бөтен эчтәлеге “Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап” шигаренә сыеп беткән. Бу сүзләрдән аңлашылганча, радионың музыкаль өлешен һәр татар балачактан күңелендә йөрткән, һәр йортта яңгыраган җырларның өлешчә элеккеге, ә башлыча заманча яңгырашлы үрнәкләре урын алган. “Китап” өлешенә исә, хәзерге көн өчен актуаль булган тезмә һәм чәчмә әдәби әсәрләр, һәртөрле энциклопедик мәгълүматлар, кызыклы фактлар, юмор-сатира, канатлы сүзләр, гомумән, гади китап үзенә нәрсәләр сыйдыра ала, шулар керәчәк”, – дип белдерде.
Иртәнге сәгатьләрдә – кыска метражлы әсәрләр, кичке вакытта озын әсәрләр яңгыраячак. Шунсы да куанычлы: алар подкаст, аудиоязма буларак, радионың сайтында сакланып бара. Рус телендә дә чыгышлар яңгыраячагын һәм авторлык хокукларына зур игътибар биреләчәген әйтте оештыручылар.

Реклама

Тыңлаучылар өчен тагын яхшы хәбәр: бер җыр көненә бер тапкыр гына яңгыраячак. “Китап” радиосында түләүле ротация юк. Ләкин милли төшенчәсенә туры килгән һәр җырчының ешлыкка эләгү мөмкинлеге бар. FMда эшләүче радио акча китерергә тиеш булганлыктан, реклама да милли радиобызны читләтеп узмаячак.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә радиога зур өметләр баглавын әйтте. “Язучы әсәр язу бер хәл, ә аның халыкка барып ирешүе – икенче мәсьәлә. Радио аларны халыкка танытуда зур эш башкарачак. Шулай ук яңа җырчыларны танытырга да ярдәм итәчәк”, – диде Сәлимгәрәев.

Радионың аудиториясен 35 яшьтән өлкәнрәкләр өчен, дисәләр дә, яшь тыңлаучылары да күп булыр, дип өметләнәбез. Әдәбиятны популярлаштыруны максат итеп куйган радионы кечкенәдән үк тыңлап үскән балалар телебезнең киләчәген саклауда зур өлеш кертә алыр иде. Җитәкчелек татар җанлы балалар үстерергә теләүче әниләрнең теләген исәпкә алып, игътибардан бераз читтә калып килгән балалар әдәбиятына да игътибар бирер, дип ышанасы килә.

Динара Әхмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 гыйнвар 2021 - 08:30
    Без имени
    Шундый рәхәт тыңларга, шәп радио.