16+

"Татарстан сайлаулар буенча Россия Федерациясендә үрнәк субъект булсын иде"

ТР  Дәүләт Советының VI чакырылыш депутатлары 12 нче тапкыр утырышка җыелды. Гадәттә депутатлар җәйнең соңгы аенда да әле ялда була һәм беренче утырышлар сентябрь аенда үтә иде. Әмма быелның сентябре республиканың сәяси тормышы өчен кызу булачак.

"Татарстан сайлаулар буенча Россия Федерациясендә үрнәк субъект булсын иде"

ТР  Дәүләт Советының VI чакырылыш депутатлары 12 нче тапкыр утырышка җыелды. Гадәттә депутатлар җәйнең соңгы аенда да әле ялда була һәм беренче утырышлар сентябрь аенда үтә иде. Әмма быелның сентябре республиканың сәяси тормышы өчен кызу булачак.

Тарихта беренче тапкыр өч көнлек сайлаулар көтелә. Бердәм сайлау көнне, ягъни 13 сентябрьдә Татарстан Президенты сайлана. Аннан соң инаугурация, Дәүләт Советына Президент юлламасы... Кыскасы, депутатлар сентябрьдә атна саен диярлек җыелачак.

-  Сайлаулар гадел, чиста узсын өчен без, Дәүләт Советы депутатлары, барлык чараларны да күрергә тиеш. Татарстан бу эштә Россия Федерациясендә үрнәк субъект булсын иде. Сентябрь вакыйгаларга бик бай булуы көтелә. Конституциягә үзгәрешләр дә үз көченә керә башлар, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.  

20 августта үткәрелгән утырышка 26 мәсьәлә карау планлаштырылган иде. Утырышта 100 депутатның 86 сы катнашты. Кайбер көннәрдә кичке 4 ләргә кадәр сузылган  сессия бу көнне көндезге 12 дә үк тәмамланды.

Утырышта каралган мәсьәләләрнең берсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау булды. Әлеге вазыйфага Сәрия Харис кызы Сабурская дәгъва кылды һәм депутатлар аның кандидатурасын хуплады да.

Сәрия Сабурская кандидатурасын депутатларга ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. “Сез Сәрия Харис кызын барыгыз да яхшы беләсез. Ул Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын 2010 елдан  башкара һәм әлеге институтка йөкләнелгән вазыйфаларны җиренә җиткереп үти. Сәрия Харис кызы халыкны хокукый тәрбияләүгә зур игътибар бирә”, - диде Әсгать Сәфәров һәм Сәрия ханымның ирешкән уңышларына тукталды.

“Сәрия Сабурскаяны барысы да яхшы белә. Күп еллар дәвамында ул уңышлы эшли”, - дип бәя бирде вәкаләтле вәкилгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 5 елга бер сайлана. Билгеле булганча, Сәрия Сабурская 2010 елдан алып бу вазыйфаны били. Сәрия ханым 1956 елның 27 сентябрендә туган. Педагог һәм юрист белгечлекләре алган, фәлсәфә фәннәре кандидаты.

Моннан тыш депутатлар “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР законына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә, җирле үзидарә органнары участок полициясе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр әлеге вазыйфаны башкарган чорында торак бирергә хокук ала.  

Моннан тыш, депутатлар алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы законга да үзгәрешләр кертүне хуплады. Яңа закон нигезендә, күпфатирлы йортларда һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан, мәйданы 50 кв метрдан ким булган җәмәгать туклану объектларында алкоголь продукциясен сату тыела. Халкы 500 меңнән артык булган моношәһәрләр өчен исә бу мәйдан 100 квадрат метрдан ким булмаска тиеш. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading