16+

Татарстан сулыкларында 15 кеше батып үләргә, янгыннарда 2 сабый янып үләргә өлгергән

Бөек Ватан сугышыннан, башка сугыш хәрәкәтләреннән исән кайткан кешегә “утны-суны кичкән” дип әйтеп була. Ләкин тыныч тормышта ут яки су белән шаяру акылсызлык билгесе.

Татарстан сулыкларында 15 кеше батып үләргә, янгыннарда 2 сабый янып үләргә өлгергән

Бөек Ватан сугышыннан, башка сугыш хәрәкәтләреннән исән кайткан кешегә “утны-суны кичкән” дип әйтеп була. Ләкин тыныч тормышта ут яки су белән шаяру акылсызлык билгесе.

Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев сөйләгәнчә, республикада ел саен уртача 8 бала янгыннарда һәлак була.

– Узган ел балалар 24 янгын чыгарган иде. Быелның шушы вакытына балалар 6 янгын чыгарды, кызганыч, 2 сабый янып үлде һәм 8 малай белән кызчык 
төрле авырлыкта тән пешүләре алды, – диде Сергей Сергеев.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында күп балалы һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә янгын хәбәре бирә торган автомат җайланмалар бушлай таратыла. Бу социаль чара быел да дәвам итә.

Белеп тор:
- кечкенә балаларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз, учак кабызырга рөхсәт бирмәгез;
- балаларны янган учак яки мич янында үзләрен генә калдырмагыз;
- кечкенә балаларны шырпы яки зажигалка кабызырга өйрәтмәгез;
- янгын башланса, кечкенә балаларга өйдән ничек чыгарга кирәклеген кат-кат өйрәтегез;
- кечкенә балаларны өйдә үзләрен генә калдырып һәм бигрәк тә өсләреннән бикләп, китмәгез.

Комлык өстендә кара шар
Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, республикада ел башыннан 15 кеше сулыкларда батып үлгән инде. Коткаручылар 34 кешене “Су анасы тырнагы”ннан коткарып калган.

- Узган ел сулыкларда 6 сабый батып үлде. Ата-аналар яр буйларында ял иткәндә кечкенә балаларны игътибардан читтә калдырмасыннар иде. Хәтта, бакчачылык ширкәләрендә дә ата-аналар бакчада җир казынып кала, ә кечкенә балаларының елга буена китеп, суга егылып төшеп, батып үлгән фаҗигале мисаллар бар, - дип кисәтте Юрий Венедиктов.

Татарстанда 35 пляж җиһазландырыла, шуларның 6сы инде әзер. Казанда “Комсомольское” һәм Аккош күле комлыклары ачылды. Елга яки күл буенда һавада кара шар эленеп торса, димәк, бу комлык әле рәсми рәвештә ачылмаган.
– Елгага яки күлгә резина көймәнең техник паспортында язылган ераклыкта гына керегә кирәк. Кама Тамагы районында Куйбышев сусаклагычы өслегендә дулкыннар 1,5 метрга кадәр күтәрелә. Көймәләрдә суга кергәндә коткару жилетын кию зарур, – дип киңәш итте Юрий Венедиктов.

Белгеч сүзе:
- таныш булмаган урыннарда су коенмагыз;
- елгага яки күлгә баштүбән белән сикермәгез;
- эссе көнне суга шунда ук ташланмагыз, гәүдәне ияләштереп, акрын-акрын гына керегез;
- спиртлы эчемлек кулланган хәлдә су коенмагыз.
-сай урында балаларны йөзәргә өйрәтегез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading