16+

Татарстан ярлыларын бай булырга өйрәтәләр?!

Татарстан, Кабардино-Балкария Республикасы, Приморье крае, Иваново, Липецк, Түбән Новгород, Томск шәһәрләре ярлыларын бай булырга өйрәтәчәкләр.

Татарстан, Кабардино-Балкария Республикасы, Приморье крае, Иваново, Липецк, Түбән Новгород, Томск шәһәрләре ярлыларын бай булырга өйрәтәчәкләр.

Санап киткән өлкәләрдә киләсе елдан ярлылыкны киметә торган пилот проект башланырга тиеш. Бу хакта Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә.

- Ярлы гаиләләрнең 65-70 процентының баласы бар. Хәзерге вакытта бу төбәкләрдә ярлылык чигендә булган, аз керемле гаиләләрне ачыклау бара. Тора-бара аларның яшәү шартларын яхшырту буенча эш башларга уйлыйбыз, - ди министр.  

Пилот проектны гамәлгә ашыру өчен инде приказга кул куелган. Нәтиҗәдә ярлы дип табылган гаиләләр белән социаль контракт төзиячәкләр. Проект уңышка ирешкән очракта аны 2021 елда ил буенча тарата башлаячаклар.

Моңа кадәр Россия Федерациясе Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин “соңгы алты елда Россиядә ярлылык саны 3 миллионга арткан”, дигән иде. Аның сүзләренчә, бүген илдә 20 миллион ярлы яши.

Татарстан исә узган елгы хезмәт хакы күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында 40нчы урында тора. 2018 елның гыйнвар – август айларында җирле халыкның реаль кереме тагын 1,5 процентка кимегән. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, беренче ярты еллыкта 488 оешма хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакы бәясеннән дә кимрәк эш хакы түләгән. Шулай ук республика халкы елдан-ел күбрәк “кредит колына” әйләнеп бара икән. Кредит тарихлары милли бюросы мәгълүматы буенча республика халкы керемнәренең дүрттән бер өлешенә кредитларын “каплап” бара икән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading