16+

Татарстан яшьләренә – 7,5 миллион сум акча!

Шушы көннәрдә генә республикабызда “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең беренче арт-резиденциясе ачылса, хәзер инде бездә бөтен Татарстан буенча мондый арт-резиденцияләр санын үстерүгә федераль грант та бар.

Татарстан яшьләренә – 7,5 миллион сум акча!

Шушы көннәрдә генә республикабызда “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең беренче арт-резиденциясе ачылса, хәзер инде бездә бөтен Татарстан буенча мондый арт-резиденцияләр санын үстерүгә федераль грант та бар.

- Без Кырымда узучы “Таврида” форумында Татарстанда арт-резиденцияләр челтәрен үстерү концепциясен тәкъдим иттек. Экспертлар арасында - Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко; Universal University, “Россия - мөмкинлекләр иле” платформасы, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, шулай ук төрле төбәк губернаторлары һәм бөтен илдән яшьләр сәясәте кураторлары... Безнең идея алар тарафыннан югары бәяләнде һәм федераль грант конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде. Шуның өчен без яшьләр өчен арт-резиденцияләрне үстерү проектларына 7,5 млн сум акча белән бүләкләндек! -  дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үзенең Инстаграм битендә. 

Быел Татарстан Президенты ярдәме белән арт-резиденцияләр Яр Чаллы һәм Яшел Үзәндә дә ачылачак. Алар үз эшен ике яңартылган яшьләр үзәге базасында алып барачак. Һәм хәзер, яңа инфраструктура булдырудан тыш, анда эшләячәк белгечләрне укыту, яшьләрнең уникаль иҗади продуктлар булдыра алган методикалар формалаштыру планлаштырыла икән. Боларның барысын да Татарстанда ук эшләп булачак.   

Форумда чыгышымны: “Кайда гына тусам да, Татарстанда кирәк булдым”, - дип төгәлләгәч, 5 минуттан соң, миңа бер регионнан резюме җибәрделәр! Чыннан да, Татарстан – мөмкинлекләр мохите. Без барлык яшьләрнең дә мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен барысын да эшләячәкбез, - дип уртаклашты Дамир Фәттахов. 

Рүзәл ШӘРИПОВ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен, хормэтле Фэузия Бэйрмовага урын ж,итмэдеме эллэ , рэсемнэрдэ курмэдем . Кызганыч . ТАТАРСТАНЫБЫЗ тагын 100 еллар яшэсен , горлэсен !!!

    Мөһим

    loading