Шәһри Казан

Татарстан юлларында 367 кеше һәлак булган: аларның күбесе җәяүлеләр

Былтыргы нәтиҗәләр буенча, республика юлларында барлыгы 367 кеше һәлак булган. Аларның күбесе җәяүлеләр.

Юл һәлакәтләрен кисәтү өлкәсендә җитди эш алып барыла, балалар бакчаларыннан ук җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр. Ни өчен зыян күргән җәяүлеләр саны кимеми соң? Кешеләрнең битарафлыгымы бу, әллә юлларда саксызлык кагыйдәләре тиешенчә үтәлмиме?

Саннарның коточкыч икәнен ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре дә таный. Министрлар Кабинетында узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышында да проблеманы хәл итү хакында сөйләштеләр. Чараны алып барган Татарстанның Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров та бу саннарны «бик авыр күрсәткеч» дип атады.

Мәсьәләне хәл итү өчен, Россиянең башка төбәкләрендәге хәл белән танышырга чакырды ул. «Әгәр дә без кайдадыр хәл яхшырак икәнен күрәбез икән, әйдәгез, аларның тәҗрибәсен кулланыйк. Без өйрәнергә һәрчак әзер. Алга барырга кирәк, укырга, карарга. Үзебезнең, башкаларның да хаталарын анализларга өйрәник», – диде ул.
Ике атна эчендә районнарда юл һәлакәтләре еш була торган урыннарны билгеләргә һәм бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хәбәр итәргә дә кушылды. Әлеге мәгълүмат быелга исәпләнгән юл төзелеше программасына кертеләчәк.

Реклама

ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов әйтүенчә, гомумән алганда, юлларда һәлакәтләр санын киметә алганнар. Аеруча исерекләр, машина таныклыгы булмаган йөртүчеләр аркасында килеп чыккан аварияләр саны сизелерлек кимегән. Шулай ук автобус йөртүчеләр катнашындагы һәлакәтләр саны да азайган.

Шулай да уйланырга җирлек бар. Республиканың 21 районында хәл мөшкел. Соңгы ике елда аеруча Актаныш, Арча, Буа, Лаеш, Тукай районнарында, Казанда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. Саклык каешын эләктермәү сәбәпле генә дә 59 машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин 2024 елга юлларда һәлак булучылар санын 3,5 тапкырга киметү бурычын куйган иде. Бу максаттан юлларны төзекләндерү, кисәтү чараларын арттыру, юл йөрү кагыйдәләренә басым ясау күздә тотыла. «Ничек кенә булмасын, беренче чиратта күп нәрсә кешенең үзеннән тора», – дип саный юл иминлеге инспекторлары. Алар машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә игътибарлы булырга чакыра.

Анна Арахамия фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: