16+

Татарстан юлларында сәгатенә 110 километр тизлек белән йөриячәкбез

Былтыр беренче тапкыр  кайбер юл участокларында сәгатенә 110 километр тизлек белән йөрү рөхсәт ителгән иде. Быел бу исемлеккә Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алабуга  районнары аша уза торган юлларны да кертергә уйлыйлар.

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 30 сентябрьгә кадәр юлларда кайбер урыннарда тизлекне арттырга рөхсәт ителәчәк. Әйтик,  «Йошкар-Ола – Яшел Үзән” автомобиль юлыннан М-7 магистраленә кадәр юлның ике участогында  тизлекне сәгатенә 100 километрга кадәр арттырырга мөмкин булачак. Бу хакта мәгълүмат биргән юл билгеләре дә куелачак.

Юллардагы вәзгыятьне өйрәнгәннән соң, Мамадыш трактында Интернациональная урамы киселешеннән алып шәһәр чиген чыкканчы һәм Залесная урамының 118нче йортыннан алып шәһәр чигенә кадәр тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттырып хәрәкәт итү дә куркынычсыз дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Былтыр беренче тапкыр  кайбер юл участокларында сәгатенә 110 километр тизлек белән йөрү рөхсәт ителгән иде. Быел бу исемлеккә Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алабуга  районнары аша уза торган юлларны да кертергә уйлыйлар. Җәй беткәч, төгәлрәге, 30 сентябрьдән соң юлларда кабат элеккеге тизлек режимы кайтачак.

Ничек кенә булмасын, юл иминлеге инспекторлары билгеләрдә рөхсәт ителгән тизлеккә карап түгел, ә куркынычсыз, һава торышына бәйле рәвештә сайланган тизлек белән хәрәкәт итәргә киңәш бирә. Юлларда сак булыйк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading