16+

Татарстанда 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган

Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Венера Камалова 2022 елда 2020-2021 еллар дәрәҗәсендә эшләр башкару планлаштырылуын искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарга «Безнең ишегалды» программасы өчен документларны җентекләп әзерләргә кирәк. 4 муниципаль район - Актаныш, Кукмара, Мөслим, Ютазы – халык белән очрашуларның һәм фикер алышуларның документаль нәтиҗәләрен (милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре) рәсмиләштергәннәр. 10 муниципаль район имзаланган беркетмәләрне тапшырмаган.

Венера Камалова 2022 елга программаны гамәлгә ашыру планын җиткерде. Әйтик, 28 февральгә кадәр – челтәр оешмалары белән төзекләндерү схемаларын килештерү бара, 31 мартка кадәр – һәр объект буенча эш графигын формалаштыру, 1 апрельдән – халыкка деталь схемаларны тәкъдир итү, 1 майдан – 2023 елга ишегалларын карау һәм проектлаштыру, 15 апрельдән 31 августка кадәр – төзелеш эшләре.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading