16+

Татарстанда 3 августтан ачык һавада концертлар уздыру рөхсәт ителә

Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт иттеләр. Бу хакта республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйган Хөкүмәт карарында искәртелә.

3 августтан ачык һавада төрле күңел ачу, ял итү, мәдәни, физкультура һәм спорт һәм башка төрле массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт ителәчәк. Чараларны оештыручылар җиде көн алдан Роспотребнадзорны язмача кисәтергә тиеш. Массакүләм булса да, анда катнашучылар саны 50 кешедән артырга тиеш түгел. Моннан тыш, шул ук 50 кешедән артмаган очракта кинотеатрлар, төнге клублар, балалар уены бүлмәләре дә эшли башлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading