16+

Татарстанда антимонополия өлкәсендә 41,7 млн сумлык хокук бозганнар

Республикада антимонополия өлкәсендә хокук бозучыларга гомумән исә 41,7 млн сум күләмендә штраф салынган. Билгеле инде, моңа азык-төлек өлкәсе генә керми.

2017 ел белән чагыштырганда, Татарстандагы Башкарма комитетларда эшләүчеләрнең “тәртипләре” яхшырган. Моннан өч ел элек комитетлар хезмәткәрләре арасында 236 хокук бозу очрагы теркәлгән булса, 2019 елда исә бу сан 130 га калган. Быел бу күрсәткеч 100 гә кадәр кимер дип фаразлый ТР буенча Антимонополь хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь.

Дәүләт сатып алуларына килгәндә, закон хәзер бу өлкәдә эшмәкәрләргә “яшел ут” яндыра. Ягъни, дәүләт сатып алуларына кагылышлы килешүләрнең кимендә 30 проценты шәхси оешмалар өлешенә туры килергә тиеш.

Антимонополь хезмәте эше кибеттәге бәяләрне контрольдә тотуда да чагылыш таба. Бигрәк тә пандемия башланып, барысы бергә дәррәү карабодай сатып ала башлаганнан соң бу аеруча да сизелде. Кибет киштәләре бушап калган очраклар да аз булмады.

Шул чорда антимонополь хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр бик күп булган. Кемдер ач калам, дип борчылса, икенче берәүләр бәяләрнең кискен үсүенә зарланган. Дәүләт хезмәте шундый 125 мөрәҗәгать кабул иткән. Битлек эзләп интеккән 50 кеше дә бу органга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Хәтта бер җинаять эше дә кузгатканнар. Тагын 10 очракта кисәтү белән генә чикләнгәннәр.

Республикада антимонополия өлкәсендә хокук бозучыларга гомумән исә 41,7 млн сум күләмендә штраф салынган. Билгеле инде, моңа азык-төлек өлкәсе генә керми.

- Федераль сәүдә челтәрләре республикада “җәелә”, җирле эшмәкәрләрне кысалар диючеләр дә бар. Шуны әйтә алам: алар муниципаль районнарда товар әйләнешенең 25 проценттан артыгын алып тора алмый. Азнакай, Алексеевский, Әлки, Апас, Буа, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Кама Тамагы, Менделлевск, Лениногорск, Түбән Кама, Минзәлә, Питрәч, Яңа Чишмә, Сарман, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында бу процент артык, - диде Андрей Розенталь.

Республикада антимонополия өлкәсендә хокук бозучыларга гомумән исә 41,7 млн сум күләмендә штраф салынган. Билгеле инде, моңа азык-төлек өлкәсе генә керми. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading