16+

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йогуның 32 яңа очрагы теркәлгән 

Бүгенге көндә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авырып китүчеләрнең гомуми саны 5 мең 404 кеше тәшкил иткән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йогуның 32 яңа очрагы теркәлгән 

Бүгенге көндә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авырып китүчеләрнең гомуми саны 5 мең 404 кеше тәшкил иткән.

Бер тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 авыруының 32 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада коронавирусның барлыгы 5 мең 404 очрагы расланган. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең  ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Авыру күрсәткече 100 мең кешегә 145,1 тәшкил итә, бер атналык үсеш -  0,6%", - диде Авдонина.

Узган атнада Татарстанда 218 йоктыру очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә пациентларны коронавирусны ачыклауга 5 мең 356 тест  тикшерүе  үткәрелгән. Республикада эпидемия башланганнан бирле,  барлыгы 423 мең тест уздырылган.

География:
1. Казан – 18
2. Чаллы – 8
3. Аксубай – 1
4. Алабуга – 2
5. Кайбыч – 1
6. Кукмара – 1
7. Тукай – 1 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading