16+

Татарстанда боланнар да, пошилар да арта

"Ялгыш язылган сүздер, каян булсын бездә боланнар?" - дип, ашыгып нәтиҗә чыгармагыз. Татарстан җирлегендә хәзер 300 марал-болан яши.

Татарстанда боланнар да, пошилар да арта

"Ялгыш язылган сүздер, каян булсын бездә боланнар?" - дип, ашыгып нәтиҗә чыгармагыз. Татарстан җирлегендә хәзер 300 марал-болан яши.

Республиканың биологик ресурслары буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков коллегия утырышында әйткәнчә, быел табигать иреклегенә тагын 50 болан җибәреләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Алтай краеннан 2013 елда - 50, ә 2014 елда 20 баш болан кайтартылган. Әлеге матур һәм горур терлекләр Татарстанны ошаткан, күрәсең. Боланнар безнең җирлеккә ияләшеп, үрчем бирә башлаганнар һәм 2017 елдан аларны табигый иреклеккә җибәрергә керешкәннәр.

- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны үтәү максатында, республикада тереклек ресурсларын саклауда һәм ишәйтүдә зур эшләр башкарыла. Татарстанда  аеруча саклаулы 180 табигать территориясе исәпләнә. Кызыл Китапка кертелгән җәнлекләрне аулау яки үтерү тыелган. Узган ел рөхсәтсез аучыларга 77 җинаять эше кузгатылды, - дип кисәтте үзенең чыгышында Федор Батков.

Республикада пошилар саны да арта бара. Киек кошлар да кайгыртыла, хәтта. Узган ел гына да 2 мең кыргый үрдәк бәбкәсе чыгарылып һәм үстерелеп, табигатькә җибәрелгән. Татарстандагы зур сулыкларда 40 мең тонна балык запасы исәпләнә. 

- Сулыкларга ел саен маймычлар җибәрелә. Ләкин, Куйбышев сусаклагычында суны киметү очраклары балык уылдыгының күпләп үлеменә китерә. Шулай ук күрше республикалар белән чиктәш кырларда көнбагыш белән кукуруз үстермәскә иде. Бу техник культура кырлары кабан дуңгызларының яраткан урыны. Африка чумасы белән авырган кабан дуңгызлары да әлеге кырларга килә, республиканың эченә дә уза, - дип борчылып әйтте Федор Батков.

Азнакай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов шушы төбәктәге Чатыртау тыюлыгы белән таныштырды. Азнакайда уза торган төрки халыкларның Чатыртау фестивале һәм параплан бәйгесе елдан-ел абруй казана бара. 

Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм сулыклардан файдалану институты директоры Рифгать Шаһидуллин күлләр янында ком карьерлары ясарга ярамаганлыгын искәртте. Карьер күлнең суын юкка чыгарга мөмкин.

Биология фәннәре кандидаты, доцент Фирдәвес Шакирова сүзләренә караганда, кеше елына 23 килограмм балык ашарга тиеш, әмма бу сан әлегә Россиядә һәм Татарстанда 9 килограмм гына тәшкил итә. “Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында балык запасы канәгатьләнерлек. Суларның чистаруы балыкларның артуына ярдәм итәр иде”, - диде ул.

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин комитетның узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

- Табигатьне һәм тереклек дөньясын саклау мөһим мәсьәләләрнең берсе. Узган ел янә биш табигать тыюлыгы оештырылды. “Идел киңлекләре” экология проекты гамәлгә ашырыла, ул республиканың дүрт муниципаль районын колачлый. Татарстанда 2024 елга барлык хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвештә башкаруга күчү ниятләнелә. Аучылыкка рөхсәт тә тулысынча электрон рәвештә биреләчәк, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading