16+

 Татарстанда бу язда 16 кеше бозда “агып киткән”

 Кече күләмле көймәләре булган кешеләргә сөенеч- сулыклар боздан арынды. Ләкин, тиешле таләпләрне үтәмәсәң, бу сөенеч көенечкә дә әверелергә мөмкин.

 Татарстанда бу язда 16 кеше бозда “агып киткән”

 Кече күләмле көймәләре булган кешеләргә сөенеч- сулыклар боздан арынды. Ләкин, тиешле таләпләрне үтәмәсәң, бу сөенеч көенечкә дә әверелергә мөмкин.

 Күңелсез саннар

 Татарстанда ел башыннан сулыкларда 6 кеше батып үлгән, 21 кеше коткарылган.
— Республикада хәзер күпчелек елгаларда су күтәрелеше туктады, Нократ (Вятка) елгасында гына әлегә су күтәрелеше күзәтелә. Су салкын, шунлыктан суга йөзәргә керергә ярамый, кече күләмле көймәләрдә дә сак булырга кирәк. Соңгы көннәрдә генә Казансуда-1, Түбән Камада-1 һәм Минзәләдә 2 кешенең суга батып үлүе теркәлде,-диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 Боз кисәге “җанкисәк” түгел

— Яз көне бозлар кузгалгач, гайре күренешләр күзәтелмәдеме?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Беничә ел элек бозлар белән бергә кечкенә пароход агып киткән кебек гадәттән тыш хәлләр булмады быел. Кузгалган яки кузгалу ихтималы булган боз өстенә керү кебек мәгънәсезлекләр булды. Бер төркем яшьләр җыйнаулашып, елгадагы боз өстенә кергән. Кире чыга башласалар, бозның инде ярдан аерылганлыгын күргәннәр, МЧСка шалтыратканнар. Бозны “кораб” белән бутап, елга буйлап агып китә башлаган шундый 16 кеше коткарылды,-дип җавап бирде Юрий Венедиктов.

 Балыкны ярдан гына тот

 Татарстанда 25 апрельдән 5 июльгә кадәр сулыкларга кече күләмле көймәләрдә чыгып, балык тоту тыела. Сәнәгать күләмнәрендә балык тоту 10 июльгә кадәр чикләнгән.
Ярдан балык тотарга чикләү кертелми, кармак саны ике берәмлектән артмаска тиеш.

 Көймәңнең көен көлә

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең Казан инспекторлык үзәге җитәкчесе Денис Мокеев кече күләмле көймәләрне үз вакытында теркәргә һәм көймәләрне йөртү хокукына аттестация узарга чакырды. 
— Таныклыксыз һәм шулай ук, теркәлмәгән көймәләрдә сулыкларга чыгу тыела. Кече күләмле көймәләргә кагылышлы күп эшләрне Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталы аша башкарып була,-диде Денис Мокеев.

 Белгеч киңәше:
 
 -Сулыкларга чыгар алдыннан, көймәнең техник төзеклеген яхшылап тикшерегез;
 -Көймәдәге һәр кешенең коткару жилеты булырга тиеш, жилет кешенең гәүдә үлчәменә туры килерлек булсын, әгәр жилет ныклап каптырлмаган булса, бу- кагыйдә бозу санала. Кеше суга егелып төшсә, каптырылмаган жилет гәүдәдән ычкына;
 -Кече күләмле көймә кабинасыннан “палуба” өстенә чыкканда жилет кию һәркем өчен мәҗбүри;
 -Көймәне кузгатканда яки көймәдә барганда двигатель куәтен кискен күтәрмәгез, көймә өстендәге кешеләр суга егылып төшәчәк;
 -Техник яктан төзек булмаган көймәләрдә, шулай ук һава торышы начар булганда сулыкларга чыкмагыз.
 -Кан басымы уйнаган, сәламәтлеге какшаган кешеләргә текә ярлар буена якын килү, түбәнгә иелеп карау киңәш ителми, чөнки суга егылып төшеп, батып үлү мисаллары бар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading