16+

Татарстанда еш очрый торган 10 кош

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада еш очрый торган 10 кош исемлеген булдырган. Араларында Чүрәкәй дигән кош та бар икән.

Татарстанда еш очрый торган 10 кош

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада еш очрый торган 10 кош исемлеген булдырган. Араларында Чүрәкәй дигән кош та бар икән.

1) Соры карга. Алар урман полосалары, парк һәм бакчаларда оя кора. Бер урында яшәүче һәм күчеп йөрүче кош. Ояларын биек агачларда ясый. Оя ясау вакытында вакытта парлап яшиләр. 
2) Зур песнәк. Ботак өстендә оста гына йөри торган бик хәрәкәтчән кош, ботак очларында эленеп тора ала. Оясын агач куышлыкларында ясый.
3) Кыр чыпчыгы. Яр буе үсемлекләре куакларында, сулык ярлары буйлап үскән куаклыкларда яши. 
4) Чәүкә. Йортларның түбәләре, морҗа һәм агач куышлыклары эчендә оя кора. 
5) Кара карга. Мартта очып кайта, көз көне октябрь-ноябрьдә очып китә. Еш кына шәһәрләрдә кышларга кала. 
6) Күл акчарлагы. Очышы тиз, еш кына зур көймәләр артыннан килә. Гадәттә су өстендә очып йөри, кайвакыт сөрелгән басуларда туклана.  
7) Гади сандугач. Төрле урманнарда яши. Җирдә оя кора. 
8) Миләш чыпчыгы. Ботакта утырганда вакыт-вакыт чүгәләп, койрыгын селкеп ала. Күчмә кош. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Кайвакыт кышлый. 
9) Кызылтүш. Ояларын агачлар өстендә кора. Татарстанда күпсанлы оялаучы кош.
10) Чүрәкәй. Тиз һәм тавышсыз оча. Судан вертикаль рәвештә өскә күтәрелә ала. Су үсемлекләре булган төрле сулыкларда яши.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading