16+

Татарстанда гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле, махсус штаб булдырылды

Һава торышы шартлары кискенләшү сәбәпле, Татарстанда барлык идарә органнары да кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде.

Һава торышы шартлары кискенләшү сәбәпле, Татарстанда барлык идарә органнары да кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык идарә органнары өчен югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертү турында боерыкны имзалады.

Метеорологлар фаразы буенча, кичә кич, бүген көндез республикада көчле җил, юеш кар, бозлы яңгыр, буран көтелә. Җил тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Президенты республикада килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне кичекмәстән төзәтү, халыкка ярдәм итү өчен барлык идәрә органнарын һәм көчләрне әзерлек режимына күчерде. Янгын сүндерүчеләр, табиблар, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр һәм башкалар даими әзерлектә, юлларда ярдәм күрсәтү өчен махсус штаб булдырылды.

Кичә кичке сәгать җидедән Ведомствора оператив штаб эшли башлады. Штаб республика территориясендәге вакыйгаларны күзәтеп тора.

 

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading