Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау һәм коммуналь түләүләр җыю буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Скопировать ссылку

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2021 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программалары 69%ка үтәлгән. Быел Татарстан шундый 28 программаны гамәлгә ашыра. Аларга 3 меңнән артык объект керә. Программалар бюджеты 23 млрд. сумнан артык.
Шулай ук Алексей Фролов энергия ресурслары һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю турында да сөйләде. Июнь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 104% тәшкил иткән. Беренче яртыеллыкта түләүләр җыю 2020 елның гыйнвар-июнь айларына карата 1,4%ка арткан һәм 98 % тәшкил иткән. Уртача алганда, бер ел эчендә ул 99,4% дәрәҗәсендә теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,7%ка артыграк.
Гыйнвар-июнь айларында торак-коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен 73 млн. сум бурычы бар. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 82 млн. сумга кимегән, шул исәптән коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен бурычлары 42 млн.сумга кимегән. Хәзер ул 26 млн. сум тәшкил итә.
Комментарийлар