16+

Татарстанда хезмәт хокуклары бозылу буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арткан

Узган елны март һәм апрель аенда Президент адресына хезмәт хокуклары бозылу турында 14 мөрәҗәгать килгән булса, быел шушы ике айга 120 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Татарстанда хезмәт хокуклары бозылу буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арткан

Узган елны март һәм апрель аенда Президент адресына хезмәт хокуклары бозылу турында 14 мөрәҗәгать килгән булса, быел шушы ике айга 120 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Республикада ел башыннан эшсезләр саны ике ярым тапкырга артып, бүген аларның саны 28 меңгә җиткән. Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, эшсез калучыларның күбесе  сәүдә, машина ремонтлау, туклану, кунакханә өлкәсендә эшләгән. Шул ук вакытта Татарстанның Хезмәт министрлыгы базасында 15 мең вакансия бар, аларның иң күбе төзелеш өлкәсендә, диде ул.

Гражданнарның хезмәт хокукларын бозу очраклары да сизелерлек арткан. Узган елны март һәм апрель аенда Президент адресына хезмәт хокуклары бозылу турында 14 мөрәҗәгать килгән булса, быел шушы ике айга 120 мөрәҗәгать кабул ителгән. Лилия Галимова әйтүенчә, Хезмәт министрлыгы белән күзәтчелек органнарына һәр очракны аерым тикшерергә кушылган. Район җитәкчеләренә дә Президент эш урыннарын саклап калу һәм хезмәт хакларын вакытында бирү мәсьәләсенә игътибарны арттыру бурычын куйган.

Пандемия аркасында аеруча зыян күргән өлкәләргә республика 25 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән. Зыян күрүчеләр исемлеге тулыланып тора, бу атнада исемлеккә музей һәм зоопарклар да өстәлгән. Исемлеккә кермәгән кече һәм урта эшмәкәрлек махсус республика программалары кысаларында ярдәм алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading