– Актив тавыш бирүләр иртәдән үк күзәтелде. Гәрчә без сайлаучыларның күпләп килүен төштән соң гына көткән идек, – диде Кондратьев.
Комиссия рәисе сүзләренчә, Үзәк сайлау комиссиясенә сәяси партия күзәтүчеләреннән шикаятьләр кермәгән.
– Гадәттәгечә эшлибез, сораулар тиз арада хәл ителә, – диде ул.
Бүген иртән Татарстанда 2807 сайлау участогы кабат үз ишеген ачты. Исегезгә төшерәбез, өч көн дәвамында Татарстанда Президент сайлаулары гына түгел, җирле үзидарә органнары депутатлары, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советына да өстәмә сайлау уза.
Андрей Кондратьев сайлау участокларына килеп кенә түгел, өйдән тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын һәм аның куркынычсыз булуын да искәртте.
Комментарийлар