16+

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә

2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10-нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2020 елда Корбан бәйрәме 31-нче июльгә туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31-нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә. Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.

ТР Министрлар кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада аларны 55 урында оештырырга мөмкин. Әмма, пандемия аркасында, Диния Нәзарәтенең мөхтәсибәтләре тарафыннан аларның саны киметелде. Шул рәвешле, корбан чалырга теләүче дин кардәшләр моны мөфтиятнең мөхтәсибәтләре карамагында эшләгән 33 мәйданчыкта башкара ала (аста китерелгән исемлеккә өстәмәләр кертелергә мөмкин). Корбанны шулай ук шәхси цехларда һәм шәхси хуҗалыкларда чалырга мөмкин.

Казанда һәм Татарстанда корбан чалу урыннары белән биредә танышырга мөмкин: http://dumrt.ru/news/news_22459.html

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading