16+

Татарстанда коронавирус кермәгән бер генә район калды

Татарстанда коронавирус йоктыручылар кимеми әле. Дөрес, әллә ни күпкә артмый да. Шулай да, борчылырлык урын бар. Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча республикада COVID-19 диагнозы 84 кешегә куелган.

Шуларның бары тик берсе генә читтән керүчеләрдә. Калганнары моңарчы авыручылардан йоктырган.

⭕️ География
1. Казан – 41
2. Чаллы – 17
3. Азнакай – 1
4. Әлки – 1
5. Апас – 3
6. Арча – 1
7. Биектау – 1
8. Чүпрәле – 1
9. Алабуга – 1
10. Яшел Үзән – 5
11. Кайбыч – 1
12. Лаеш – 3
13. Минзәлә – 2
14. Түбән Кама – 4
15. Питрәч – 1
16. Спасс – 1

16 майга Татарстанда яңа вирусның 2148 очрагы теркәлде. 7 кеше вафат булды.

Статистика буенча, Татарстанда коронавирус диагнозы кермәгән бер генә район калды - Балык Бистәсе.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Актаныш бар эле

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мослим бар эллж

      Мөһим

      loading