16+

Татарстанда коронавирус кермәгән район калмады: 71 яңа очрак һәм унынчы үлем...

Татарстанда тагын 75 кешедә COVID-19 диагнозы расланган. 74се - башкалар белән контактта булучылар. 24 кеше хастаханәгә озатылган һәм тагын бер кеше вафат булган.

Кызганыч, Татарстанда коронавирус кермәгән район калмады. Моңарчы "чиста" район булып калган Балык Бистәсендә берьюлы 4 коронавируслы кеше ачыкланган!

География:
1.    Казан – 24
2.    Чаллы – 23
3.    Әлмәт – 1
4.    Апас – 6
5.    Әтнә – 1
6.    Биектау – 1
7.    Яшел Үзән – 3
8.    Лаеш – 1
9.    Түбән Кама – 7
10.   Питрәч – 2
11.   Балык Бистәсе – 4
12.   Саба – 1
13.   Тукай – 1

Кызганыч, бу юлы да үлемсез булмады. 20 майда 1963 елда туган Казан кешесе вафат була.

Россия буенча исә узган тәүлектә коронавирусның 8894 очрагы теркәлгән. 150 кеше бакыйлыкка күчкән. Гомумән алганда, илдә барлыгы 326448 кеше авырган яки авырый. Пандемия башланганнан бирле, Россиядә 3249 үлем очрагы теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading