Биектауда вирусны йоктыручылар саны арту борчуга сала, моңа кадәр берәр очрак теркәлгән булса, узган тәүлек статистикасы буенча инде 5 кешедә яңа төр вирус барлыгы ачыкланган. Чаллыда - 4, Питрәчтә тагын бер очрак теркәлгән.
Бу хакта коронавируска каршы республика штабы хәбәр итә.
Шулай итеп, Татарстанда коронавирус йоктырган барлыгы 107 очрак теркәлде. шуларның 17се терелгән.
Яңа очракларның күпчелеге Казанда ачыкланган - 13 очрак. Биектауда вирусны йоктыручылар саны арту борчуга сала, моңа кадәр берәр очрак теркәлгән булса, узган тәүлек статистикасы буенча инде 5 кешедә яңа төр вирус барлыгы ачыкланган. Чаллыда - 4, Питрәчтә тагын бер очрак теркәлгән.
Әлеге 23 очракның 8е - Татарстанга читтән керүчеләрдә табылган. 15 очрак - моңа кадәр авыручылар белән элемтәдә булган кешеләр. Яшь категориясе буенча карасак, күпчелек - 10 авыру - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган гражданнар.
Ә без исә янә үзизоляция шартларын бозмыйча, урамга, җәмәгать урыннарына йөрмәскә чакырабыз! Өйдә утыр - сәламәт булырсың!
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар