Шәһри Казан

Татарстанда коронавируслылар саны тагын арта

Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча, Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны тагын арткан. Замана чиренең бигрәк тә районнарда нык таралуы борчу уята.

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 тагын 41 кешедә ачыкланган. Бу юлы авыручыларның барысы да моңарчы авырганнар белән контактта булучылар. 12 кеше хастаханәләргә озатылган. Авыручыларның бигрәк  тә районнарга таралуы борчу уята.

Реклама

География :
1.    Казан – 18
2.    Чаллы – 10
3.    Алексеевск – 1
4.    Биектау – 1
5.    Алабуга – 1
6.    Зәй – 1
7.    Яшел Үзән – 1
8.    Кама Тамагы – 1
9.    Лаеш – 2
10.    Түҗән Кама – 2
11.    Нурлат – 1
12.    Питрәч – 1
13.    Теләче – 1

Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 4431 кешедә COVID-19 ачыкланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: