Шәһри Казан

Татарстанда коронавирустан унсигезенче кеше вафат булды

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булган. Шулай итеп, республикада яңа вирустан үлүчеләр саны унсигезгә җитте.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Реклама

1973 елда туган ир-ат 6 июнь көнне Республика йогышлы авырулар клиникасына тикшерелү өчен китерелә. Шул ук көнне аны 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония диагнозы белән урнаштыралар. 14 июньдә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар. Кызганыч, әмма 16 июньдә пациент вафат була.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дуслар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 июль 2020 - 17:16
    Без имени
    Монда куп авылда 5-6 кеше улде инде коронавирус ан, экият