16+

Татарстанда әлегә чикләүләр кертелми

Мәскәү мэры Сергей Собянин Россия башкаласында яңа чикләүләр кертте, 15-19 июнь шәһәрдә хезмәт хакы саклана торган ял көннәре дип игълан ителде. Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов шулай ук коронавируска бәйле чикләүләрне катгыйландырды. Иваново өлкәсе хакимияте төбәккә керә торган юлларда ДПС постлары куйды, алар вакцинация турында белешмәләрне тикшерә

Әлегә Татарстан хакимияте коронавирус таралу сәбәпле яңа чикләүләр кертү турында карар кабул итмәде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

«Һәр төбәк эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, үз вәкаләтләренә карап карар кабул итә. Әлегә безнең республикада мондый каралар кабул ителмәде», — диде Лилия Галимова.

«Шул ук вакытта без вазгыятьнең тотрыклылыгына вакцинация темпы да турыдан-туры йогынты ясавыннан чыгып эш итәбез. Бары тик шул гына халыкның җитәрлек дәрәҗәдә иммунитеты барлыкка килүгә йогынты ясарга мөмкин. Бу Татарстан халкының гомерен һәм сәламәтлеген саклый һәм чикләүләр кертүдән котылырга ярдәм итә ала», — диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

Мәскәү мэры Сергей Собянин Россия башкаласында яңа чикләүләр кертте, 15-19 июнь шәһәрдә хезмәт хакы саклана торган ял көннәре дип игълан ителде. Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов шулай ук коронавируска бәйле чикләүләрне катгыйландырды. Иваново өлкәсе хакимияте төбәккә керә торган юлларда ДПС постлары куйды, алар вакцинация турында белешмәләрне тикшерә, дип яза Татар-информ

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин ковидка каршы вакцинация мәҗбүри түгелен искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading