16+

Татарстанда һәр 37нче кешедә яман шеш авыруы: аны булдырмас өчен нишләргә?

Татарстанда һәр 37нче кешедә яман шеш авыруы. Моннан ун ел элек кенә бу күрсәткеч 62 кешегә бер туры килә иде. «Яман шеш килеп чыгу 30 процент очракта дөрес туклануга бәйле», – дип саный Республика клиник онкология диспансеры табибы, профессор Илгиз Гатауллин. Яман шешне кисәтү хакында аның белән сөйләштек.

Татарстанда һәр 37нче кешедә яман шеш авыруы. Моннан ун ел элек кенә бу күрсәткеч 62 кешегә бер туры килә иде. «Яман шеш килеп чыгу 30 процент очракта дөрес туклануга бәйле», – дип саный Республика клиник онкология диспансеры табибы, профессор Илгиз Гатауллин. Яман шешне кисәтү хакында аның белән сөйләштек.

– Организмның теләсә кайсы өлешенә зыян китерергә сәләтле 100дән артык авыруны рак дип атарга мөмкин. Билгеле бер күләмдә мутацияләр тупланганда, нормаль күзәнәкләрдә шеш барлыкка килүе бар. Молекуляр-генетик яктан караганда, ике бер төрле шеш була алмый. Алар һәрберсе үзенчәлекле, – ди Илгиз Гатауллин.

Рак медицинада ахыргача өйрәнелгән өлкә булмаса да, табиблар яман шешне китереп чыгарырга мөмкин кайбер сәбәпләрне атыйлар. Ямаш шеш яшьләр арасында да очрый, шулай да күбесенчә 65 яшьтән узганнарда күзәтелә икән. Табиб әйтүенчә, 60 яшьтә яман шеш белән авыру куркынычы 40 яшьтәгегә караганда – 10 тапкырга, 20 яшьтәгегә караганда 50 тапкырга күбрәк. Бу беренче чиратта организмның таушалуына бәйле.

Яман шешнең барлыкка килүе, искәртеп узганча, дөрес туклануга бәйле. Ысланган, майлы ризыклар кеше сәламәтлеге өчен файдалы түгел. «Ракның 30 проценты тәмәке тарту аркасында килеп чыга», – ди онколог-табиб. Шунысы да мөһим, тәмәке тарту үпкә рагына гына түгел, яман шешнең кимендә тагын 12 төренә китерергә мөмкин. Алкогольне чамасын белмичә куллану бугаз, авыз куышлыгы, ашкайнату системасында, тамакта, бавырда, юан эчәклектә, күкрәктә яман шеш китереп чыгаруы бар. Артык гәүдә авырлыгы да зыянлы. Ә менә чамасын белеп физик эш белән шөгыльләнү рак килеп чыгуны киметә.

Йогышлы авырулар да ракка сәбәпче була ала. В, С гепатиты бавыр рагы барлыкка килү куркынычын арттыра, кеше папилломасы вирусы исә сидек куыгы, аналык муентыгы, бугаз рагына китерергә мөмкин.

Ракның 90 проценты ультрафиолет нурлар аркасында килеп чыга. Солярийга даими йөргән, кояшта еш кызынган кешеләрдә меланома барлыкка килү куркынычы 75 процентка арта.

Климакс вакытында гормоннар куллану, шулай ук балага узмас өчен кулланыла торган контрацептив дарулар да сәламәтлек өчен файдалы түгел.
Радиация, авыр металлар, химикатлар белән эшләү оргаганизм өчен куркыныч тудыра.

Хроник авыруларны ахыргача дәваламау да авыруның көчәюенә, ахыр чиктә ракка китерергә мөмкин.

10 процент очракта яман шеш нәселдән күчә. Әгәр дә нәселегездә берәрсендә күкрәк рагы, ашказанында яман шеш күзәтелгән булса, онкологка күренеп торырга киңәш ителә.

– Тикшерүләр күрсәткәнчә, рактан үлү очракларының 30 процентын нәкъ менә сәламәт яшәү аркасында саклап калып булыр иде. Гомумән, рак – дәвалап булмый торган авыру түгел. Иң мөһиме: аны вакытында ачыкларга кирәк, беренчел стадияләрдә дәвалау нәтиҗәле, – ди Илгиз Гатауллин.

Ракны кисәтү

ӘЙЕ

Табигатькә чыгыгыз. Тузанлы урында, химик матдәләр белән эшләүчеләргә саф һавада аеруча ешрак булырга кирәк.

Көненә 40 минут физик эш белән шөгыльләнү артык гәүдә авырлыгыннан котылырга ярдәм итә, бу исә үз чиратында ракны да кисәтә.

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы тәкъдиме буенча, кешегә көненә 400 грамм яшелчә, җиләк-җимеш таләп ителә.

45 яшьтән узган ир-атларга елына бер тапкыр табибка күренергә киңәш ителә.

39 яшьтән узган хатын-кызларга ел саен маммологка күренергә, күкрәкләрне тикшертеп торырга кирәк.

18 яшьтән узган кызлар ел саен гинекологка күренсеннәр.

ЮК

Сәгать 11дән 15.00гә кадәр кояшта кызынмасаң яхшырак. Сыйфатлы кызыну өчен кояшта көненә 30 минут булу да җитә. Артыкка китсә, тире кыза гына.

Ризыкка тәм, төс бирер өчен кулланыла торган өстәмә кушылмалардан сак булыгыз.

Тәмәкене ташлагыз.

Спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз.

Канцероген матдәләрне кулланмагыз.

Ысланган, майлы ризыклар ашамагыз.

Гормональ даруларны кулланганда сак булу сорала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading