16+

Татарстанда референдумнарның гадел узуын 223 күзәтүче контрольдә тота

Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар.

Татарстанда референдумнарның гадел узуын 223 күзәтүче контрольдә тота

Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар.

“Сайлау участокларында “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасына, QR-код кулланып, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрен тизләтелгән рәвештә тапшыру технологиясе кулланыла”, — диелә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә. 

Иртәнге сәгать 7дә Татарстан Республикасында гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 15 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә уза. Сайлау процессы гамәлдәге сайлау законнары нигезендә оештырылган.

Сүз уңаеннан, үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда тавыш бирү барышын 223 күзәтүче контрольдә тота. 

“Тавыш бирү барышына 223 күзәтүче җәмәгать контролен гамәлгә ашыра, участокларда шулай ук аккредитацияләнгән массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре дә эшли. Сайлау процессында катнашучыларның барысына да тавыш бирү өчен бүлмәләргә ирекле керү һәм эшләү өчен тигез шартлар тәэмин ителгән”, — дип яза Үзәк сайлау комиссиясе сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading