3 февраль:
Спорт Сараенда (Мәскәү урамы, 1) 15.30 сәгатьтә турнирны ачу тантанасы була. Тантаналы өлештән соң, шунда ук “Татарстан Республикасының хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасы” белән “Раифа училищесы” командасы бозга чыга, ягъни кызлар командасы егетләр командасына каршы уйный; 4 февраль:
Спорт Сараенда 17.30 сәгатьтә “Хоккей- һәркемгә” хәйрия матчы; 5 февраль:
Спорт Саренда 10.00 сәгатьтә финал матчлары башлана. Чемпион калган командага Кубок бирелә, акчалата бүләкләү каралмаган. 2 февраль:
“Биектау” спорт сараенда 18.00 сәгатьтә “Динамо”ның 100 еллыгына багышлап, “МВД” командасы белән “Дин әһелләре җыелма командасы” матчы үткәрелә.
Турнир Казанның Спорт Сараенда (Мәскәү урамы,1) һәм “Баско” Боз сараенда (Степан Халтурин урамы,3) узачак. Хоккей уеннарыннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт, күңел ачу программасы да әзерләнгән.
Комментарийлар