16+

Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә өшүдән ничек саклану турында искә төшерәләр.

Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә өшүдән ничек саклану турында искә төшерәләр.

Татарстанда бүген аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Синоптиклар 3-10 декабрьдә һава торышының уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-17 градуска түбәнрәк булуын искәртте.

Минималь температура -20.-25 градуска чаклы, аерым районнарда -28 градуска кадәр төшәчәк. Мондый һава торышы республикада 14 декабрьгә кадәр сакланачак.

Мондый хәлгә эләкмәс өчен белгечләр җылы киенергә, урамда озак тормаска киңәш итә. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар аерым игътибар таләп итә. Моннан тыш, салкын һавада йөрергә чыгар алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланырга кирәкми, чөнки мондый хәлдә организм һаваның түбән температурасына адекват рәвештә җавап бирә алмый - кеше салкынны сизми һәм, димәк, артык суыну тизрәк башлана.

Кирәк булганда, «101» һәм «112» ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерларына мөрәҗәгать итү зарур. Шалтыратулар бушлай, шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек буе кабул ителә. Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең ышаныч телефонына шалтыратырга була: +7(843)288-46-96.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading