16+

Татарстанда сайлау участокларында тавыш биргәннәр 71 проценттан арткан

Бүген иртәнге 10 га булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2 млн 271 мең 684 сайлаучы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш биргән.

Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

- Тавыш бирергә килүчеләр, гомуми сайлаучылар саныннан 71, 58 процент тәшкил итә. Бар да бик актив бара. Без федераль күрсәткечләрне дә күзәтеп барабыз. Тавыш бирүләргә тәэсир итәрлек әлегә вакыйгалар булмады. Күп көнгә сузылган марафон бүген тәмамланачак, - диде Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрнең бүген соңгы көне. Аның нәтиҗәләре Татарстан буенча 3 июльдә, ә Россия күләмендә 5 июльдә игълан ителәчәк.

Лилия Локманова 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading