Шәһри Казан

Татарстанда сайлаулар буенча хокук бозулар әлегә күзәтелми

Безгә журналистлар эшенә кагылышлы бер хәбәр керде, ул да булса, имештер, ТРда сайлау участогына журналистны кертмәгәннәр икән. Бу хактагы мәгьлүмат расланмады. Белгечләрбез әлеге видеоязманы өйрәнде.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көннәрендә "ТР буенча "Чиста сайлаулар" өчен" күзәтүчеләр корпусы вәкилләре Татарстан территориясендә хокук бозуларны ачыкламаган. Бу хакта матбугат конференциясендә корпусның төбәк координаторы Павел Соломонов белдерде.

"Беренче көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хокук бозулар да, фейк яңалыклар да ачыкланмаган", - дип ачыклык кертте Соломонов.

Ул корпусның хәлиткеч үзәге бурычына - күзәтүчеләр эшен координацияләү, Telegram-каналларда, массакүләм мәглүмат чараларында бастырыла торган мәгълүматны күзәтү керә, дип сөйләде. Шимбә көнне иртәнге 9 да үзәккә уңай характердагы 2 меңнән артык хәбәр килгән, шул исәптән 41 видеофайл, 850 фотография.

Реклама

Социаль челтәрләр һәм башка мәгълүмат мәйданчыкларын күзәтү, анализлау барышында "ТР буенча "Чиста сайлаулар" өчен" күзәтүчеләр корпусы вәкилләре сайлау участокларында мөмкин булган хокук бозулар турындагы ике видеороликны ачыклаганнар. 

- Безгә журналистлар эшенә кагылышлы бер хәбәр керде, ул да булса, имештер, ТРда сайлау участогына журналистны кертмәгәннәр икән. Бу хактагы мәгьлүмат расланмады. Белгечләрбез әлеге видеоязманы өйрәнде, - ди "Чиста сайлаулар өчен" корпусы лекторы Тимур Кахохо. - Әлеге хәбәр килеп ирешүгә без 376нчы номерлы участокта күзәтүчеләр белән элемтәгә кердек. Журналистка карата чикләүләр юк булып чыкты: ул участокка шәхси яклау чараларыннан башка гына, маскасыз, пирчәткә кимичә үткән, урна янына килгән, фотолар ясарга тырышып караган, шуннан соң бинадан чыгып киткән. Икенче очрак 452 нче участоктан кергән мәгълүмат белән бәйле, анда, янәсе, стационар һәм күчерелмә урналарга мөһер сугылмаган булган.

Бүген Россия төбәкләрендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең өченче көне. 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Татарстанда моның өчен 65 җирле һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш, республикада ачык һавада 370 мәйданчык булдырылган.

Лилия Гайнуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: