16+

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары 40 тан артмый, әмма...

Татарстанда яңа коронавирус йоктыруның бүген 38 очрагы теркәлгән. Авыруларның 17 се хастаханәдә, калганнары өйләрендә дәваланачак.

Бәхеткә, авыручылар арасында бүген 18 яше тулмаганнар ачыкланмаган. Иң күбе 30-50 яшьлекләр һәм 60-70 яшьлекләрнең тестлары уңай нәтиҗә биргән. 80 яшьтән узган 1 кешедә дә коронавирус ачыкланган.

Географиягә килгәндә:

1.            Казан – 12

2.            Чаллы – 7

3.            Аксубай– 1

4.            Әлки – 1

5.            Әтнә – 1

6.            Буа– 1

7.            Биектау  – 1

8.            Зәй – 1

9.            Яшел Үзән – 2

10.          Кама Тамагы  – 1

11.          Лаеш– 4

12.          Түбән Кама – 2

13.          Питрәч – 1

14.          Балык Бистәсе  – 1

15.          Тәтеш – 1

16.          Тукай – 1

Гомумән алганда, 20 июньгә Татарстанда ковид йоктыруның 4152 очрагы теркәлгән. Авыруларның 3027 се әлеге вирусны җиңгән. Бүген савыкканнар исемлеген 58 кеше тулыландырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading