Ясалма ат итен ясаганда антибиотиклар да, кеше сәламәтлеге өчен башка препаратлар да кулланылмаячак.
Аны КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты галимнәре махсус инкубаторлар ярдәмендә терлекләрнең кәүсә күзәнәкләреннән үстерәчәк.
Ясалма ат итеннән беренче кәтлитләрне өч елдан ашап карый алачакбыз. Ә кисәкле итне биопринтер биш елдан чыгарачак. Ышандыруларынча, ясалма ит авыл хуҗалыгы продукциясеннән берни белән дә аерылмаячак, дип яза «Известия».
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, диетолог Виктор Тутельян да, ясалма ит чыгаруны хуплап, ул гади ит белән ярыша ала, дигән.
Бу иттән шикләнергә кирәкми, имеш. Анда вирус һәм бактерияләрдән саклана торган чиста тирәлектә үрчетелгән күзәнәкләрне генә кулланачаклар. Шуңа да антибиотиклар файдалануның кирәге булмаячак. Тагын бер өстенлеге – гадәти иттән ике тапкыр озаграк саклана, ди.
Бәясе дә кызыксындырмый калмагандыр. Әзер итнең килограммы безнең акча белән якынча 5,8 мең сум тора. Узган елны сентябрь аенда Мәскәүдә беренче ясалма фарш эшләнгән. 40 граммлы кәтлит ясар өчен 900 мең сум акча киткән. Экспертлар бәяләвенчә, биш елдан ясалма сыер итенең килограммы сатып алучыга 800 сумга төшәчәк.
Ясалма ит булдыру турында узган гасырның 60нчы елларында ук уйлана башлаганнар. Ярты гасыр узгач кына беренче нәтиҗәләр күренгән. Америка белгечләре фикеренчә, терлек асрау күпкә кыйммәткә чыга. Аларны үрчетү өчен бик күп ресурслар кулланыла. Атмосферага да зыяны зур икән. Шуңа өстәп, соңгы 40 елда итне күпләп ашый башлаганбыз. Тагын бер дәлилләре – ясалма иттә тимер, натрий, калий, кальций һәм С витамины (гади иттә ул бөтенләй юк) күбрәк, начар холестерин да юк. Ә менә кайбер файдалы компонентлары буенча ясалма ит чыныннан, киресенчә, калыша да, ди.
Теләче районында токымлы атлар асраучы Сәгыйть Гыйниятуллин ясалма итнең чынын тулысынча алыштыра алуына шикләнә.
– Безнең менталитетыбыз да аңа тиз генә күнегә алмас дип уйлыйм. Ат итеннән берничә төрле продукт эшлибез, ясалма ит мондый мөмкинлекләр бирерме икән соң? Чын, табигый, сыйфатлы ризыкны берни белән дә алыштырып булмый. Аннары бит кемдер сөякле ит ярата, аларга нишләргә кала! – ди ул.
Питрәч районында нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Марсель Хәйруллин исә, ясалма итне ихтыяҗ булганда гына җитештерергә була, бездә исә ат ите дефицит дип әйтеп булмый, дигән фикердә тора. Чын ит ашаган кеше ясалма итне ашамаячак инде, ди ул. Игътибарны атлар үрчетүгә күбрәк бирсәләр иде, дип тә өстәп куйды.
Ясалма ит хәләл булырмы? Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков сүзләренчә, моны әйтергә әле иртәрәк, чөнки аны ясаганда нинди компонентлар кулланылачагы, аның нинди процесслар аша үтәчәге билгесез. Аннары без аны галимнәр яки итне җитештерергә теләүчеләр, йә булмаса халык сораган очракта гына тикшерә алабыз, диде ул.
Дөньяда иң билгеле ясалма продукт дөге икән. Аны күп очракта «пластик дөге» дип тә атыйлар. Ул синтетик сумаладан һәм баллы бәрәңгедән ясала.
Кытайлар яшел борчакның да ясалмасын җитештерә башлаган. Химик борчак ясаучы легаль булмаган цехлар очраштыргалый ди анда. Кытайлар хәтта йомырканың да ясалмасын сата башлаган.
Йомырка кабыгын кальций карбонатыннан ясыйлар, агы белән сарысын – натрий альгинатыннан, желатин һәм ашарга яраклы кальций хлоридыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар