Шәһри Казан

Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган

Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстанның Җинаятьчеләрне эзләү эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, кыска вакыт эчендә, Түбән Кама чаңгы юлында 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелүчене тоткарладылар.

Ир-атка 37 яшь. Ул, көчләүдә гаепләнеп, берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Ябылу урыныннан 2017 елның җәендә чыккан. Соңгы тапкыр 2009 елда иреге чикләнгән булган.

Мәгълүм булганча, ир-ат Гөлшатны көчләмәкче булган. Ханым каршылык күрсәткән. Җинаятьче аның башына суккан, ә хатын-кыз каршылык күрсәтүен дәвам иткән. Шуннан соң җинаятьче аны үтергән.

Реклама

Элегрәк "Татар-информ" 10 гыйнвар көнне Түбән Камада яшь чаңгычы хатын-кызның үле гәүдәсе табылу турында хәбәр иткән иде. Аның муенында 11 тапкыр пычак белән кадаган эз булганлыгы әйтелде. Тикшерүчеләр "Үтерү" маддәсе бенча җинаять эше кузгаттылар.

29 яшьлек Гөлшат Котенкова ире һәм кечкенә баласы белән Кызыл Чишмә бистәсе янында "Алмаш" өйрәнү-күнегүләр чаңгы базасында ял итә. 9 гыйнварда ул чаңгы шуарга китә һәм телефонга җавап бирми башлый. Ире, аны үзе генә эзләп таба алмаганга күрә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Икенче көнне якынча төнге 02.00 сәгатьтә хатын-кызның үле гәүдәсен чаңгы базасы тирәсендә волонтерлар эзләп таба.

Гөлшатның 6 айлык баласы калды. Кичә Гөлшат Котенкованы Түбән Камада җирләгәннәр. Аны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше килгән.

Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    328
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    215
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    112
    0
    0