Шәһри Казан

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, дүртесе зыян күргән

Әлмәт районында «Лада Ларгус» автомобиле һәм «ПАЗ» автобусы бәрелешү аркасында дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, берсе үлгән дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Кителга авылы янында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Вахта автобусындагы 20дән артык кешенең «Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе базасына эшкә барышы була.

Реклама

Һәлакәт аркасында җиңел автомобиль шоферы шунда ук үлә. Җиңел машинадагы төрле тән җәрәхәте алган дүрт пассажирны ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт шәһәре буенча идарәсенә китерәләр.

Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: