16+

Татарстанга «6» саныннан качу мәслихәт

Татарстан торак төзелеше буенча Россия төбәкләре арасында – алтынчы урында.

Татарстанга «6» саныннан качу мәслихәт

Татарстан торак төзелеше буенча Россия төбәкләре арасында – алтынчы урында.

 

Казан Кремлендә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә бу турыда Россия вице-премьеры Виталий Мутко әйтте.

– «Чиста су», «Иделне савыктыру», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек әһәмиятле ил­күләм проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан торак төзелешендә ил күләмендә – алтынчы, ә Идел буе федераль округында – беренче урында. Россиядә быелның беренче яртыеллыгында 30 миллион квадрат метр торак сафка бас­тырылды, шуның 52 проценты шәхси торак төзелешенә туры килә. Авыл җирлегендәге торак төзелеше игътибарга лаек. Бу юнәлештә, ягъни авыл җирлегендә төзелешләр алып бару буенча Татарстанның тәҗрибәсе башкаларга үрнәк. Татарстан – шәһәр мохитен төзекләндерүдә дә әйдаман. Респуб­ликада 28 парк яңартылган, яр буйлары төзекләндерелә, «Чиста су» проек­ты нигезендә эшләр бара, – дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Виталий Мутко.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзе­лешләрне комплекслы алып бару зарурлыгына игътибар юнәлтте.

– Төзелеш комплекслы алып барылмаса, квадрат метрлар начар сатылачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кешеләр өчен йорт янында балалар бакчасы, мәктәп булуы, җәмәгатьчелек мохите төзелгәнлек, яхшы транспорт инфраструктурасы мөһим.

Торак базарында ихтыяҗ­ны җанландыруга ипотека кредитларының «киртә» булып торуы искәртелде.
– Без торакны теләсә ни­кадәр төзергә мөмкинбез, ләкин тоткарлаучы фактор­лар бар, – дип сөйләвен дә­вам итте Рөстәм Миңнеханов. – Ипотека мөмкинлеге булырга тиеш, тик бүгенгә ул кыйм­мәтрәк. Хәзер аны киметү буенча кайбер адымнар ясала, әмма сизелерлек түгел әле. Ипотекадан, күчемсез милекне соңыннан башкаларга арендага бирергә җыенучылар түгел, ә торакка чын мәгънәсендә мохтаҗ кешеләр файдаланырга омтыла. Ипотека кредиты әлегә көндәшлеккә бик үк сәләтле түгел.

Татарстан Президенты төзелеш тармагында бурычны комплекслы хәл итү зарурлыгына кабат тукталды.

– Микрорайоннарны яңа стандартлар буенча төзү сорала. Республикада төзелеш өлкәсендә берничә проект гамәлгә ашырылды. Мәктәп, балалар бакчасы төзелешенә, транспорт инфраструктурасына күпме финанс чыганаклары кирәк булачагын санап чыгару катлаулы түгел, – диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның торак сатып алуны җанландыру максатында, ипотека ставкаларын киметү ­кирәклеге турындагы фикере белән ­Россия вице-премьеры Виталий Мутко да килеште: «Президентның ипотека ставкасын киметү зарурлыгы турындагы сигналы игътибарга алыныр, дип өметләнәм. Хөкүмәт Үзәк банк белән бу мәсьәләне карар, дип уйлыйм».
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республикада 9 елда 21 миллион 258 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 2024 елга кадәр тагын 18 миллион квадрат метр торак төзү ниятләнелә, диде.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading