16+

Татарстанның дүрт театрына 8 миллион 795 мең сум акча бүлеп бирелә

Мәдәният һәм туристлык үсеше» федераль дәүләт программасы кысаларында, Россиянең балалар һәм курчак театрларына махсус акча бирелүе билгеле булды. Россиянең 73 субъектына 220 миллион сум акча бүленә.

Мәдәният һәм туристлык үсеше» федераль дәүләт программасы кысаларында, Россиянең балалар һәм курчак театрларына махсус акча бирелүе билгеле булды. Россиянең 73 субъектына 220 миллион сум акча бүленә.

Татарстанга шуның 8 миллион 795 мең сумы эләгәчәк. Ул театрларның иҗади эшчәнлеге һәм техник җиһазландыру өчен каралган. Татарстан Мәдәният министрлыгы бу сумманың Казан яшь тамашачы театры, Кариев исемендәге яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Чаллы дәүләт курчак театрларына тигез бүленәчәген раслаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading