16+

Татарстанның иң яхшы почтальоннарын билгеләделәр

«Почтальонның эше авыр, катлаулы. Авыр сумкалар күтәреп, озын юллар узарга туры килә, физик авырлыктан тыш психологик яктан да түзем булырга кирәк.

Татарстанның иң яхшы почтальоннарын билгеләделәр

«Почтальонның эше авыр, катлаулы. Авыр сумкалар күтәреп, озын юллар узарга туры килә, физик авырлыктан тыш психологик яктан да түзем булырга кирәк.

Сер түгел, һәр авылда хат ташучы – җилкәсенә башыңны куеп серләреңне сөйләр, борчу-шатлыкларыңны бүлешер кеше инде ул. Хезмәт хакларын гына психологлар кадәр алмыйлар”, – ди  уенын-чынын бергә кушып “Татмедиа” оешмасының генераль директоры Андрей Кузьмин.

Почтальоннарның матди хәлен яхшырту максатында “Татмедиа”  җәмгыяте менә инде 11 ел хат ташучылар,элемтә бүлекләре арасында бәйге уздыра. Андрей Кузьмин әйтүенчә, алар быел бүләк суммасын да арттырганнар. Беренче урын алган почтальоннар 15 мең сум, ә алдынгы почта бүлекләренә 30 мең сум тапшырылачак.
Җиңүчеләрне билгеләгәндә матбугатка яздыру күләменә, район газетасының тиражын арттыруга керткән өлешенә игътибар бирелә. Бу юлы бәйгедә республиканың 41 районыннан 29 хат ташучы катнашкан. Авыл почтальоннары арасында иң күп газета-журналга яздыручылар дип Актаныш районыннан Нурия Басыйрова, Балтачтан Екатерина Зәйнуллина, Чирмешәннән Нурсинә Җиһаншина танылган. “Почтальон булып алты ел эшлим. Быелның беренче яртыелыгына 150 район газетасына яздырдым. Матбугатка әйбәт язылалар, абуначеләргә зур рәхмәт”,– ди Нурия Басыйрова.  

Нурия Шәкүрова кече шәһәрләрнең иң яхшы почтальоны исеменә лаек булды. “Минем участокта барысы да языла. “Юк” диеп әйткәннәрен хәтерләмим. 6-7 килограммлы сумкаларыбызны асып көне буе газета таратабыз, аннан тыш пенсия дә өләшәбез, товар да сатабыз. Ничек кенә булмасын, эшемне яратам. Эшлим дигән кешегә эшләргә була, хезмәт хакы да Аллага шөкер, җитә”, – ди Нурия апа.
Шәһәр почтальоннары арасында Чистайдан Надежда Кольцова беренче урынны яулады.  Ул 607 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, быелның беренче яртыеллыгында район газетасына гына да 372 кешене яздырган.

Яхшы күрсәткечләре булган почта бүлекләре арасында Югары Ослан районыннан Октябрьский, Актаныштан Яңа Әлем, Мамадыш, Балтачтан Урта Көшкәт, Чирмешәннән Яңа Элмәле почта бүлекләрен атадылар. Иң күп журналга яздыручылар дип Арчадагы Мөндеш һәм Кукмара районындагы Ядегәр почта бүлекләре танылды.
“Татарстан почтасы” идарәсенең директоры Регина Кузнецова әйтүенчә, ярты елга бер була торган  бу очрашу бәйрәм рухында уза:чәчәкләр, яз, нәтиҗәләр ясау. Ул барысын да басма матбугатка язылырга өндәде.  


“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бастыра торган газета-журналларның гомуми тиражы 258 392 экземплярны тәшкил итә.  

Фото: Татар-информ
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading