16+

Татарстанның кайсы авылында һәрбер кеше шәл бәйли?

Шәл бәйләү генә түгел, шәл ябынып йөрү дә архаизмга калган (архаик булган) чорда яшибез бит.

Татарстанның кайсы авылында һәрбер кеше шәл бәйли?

Шәл бәйләү генә түгел, шәл ябынып йөрү дә архаизмга калган (архаик булган) чорда яшибез бит.

Ә менә Күгәрчендә һаман да элеккечә шәл бәйлиләр әле. Берни дә үзгәрмәгән дип тә әйтеп булмый. Шунысы хак: моңарчы шәл бәйләп кәсеп иткән кешеләр һаман да үз шөгыльләрен һич кенә дә ташларга уйламый. «Бәйлибез. Шәл бәйләүнең кирәклеген-кирәкмәсен белгән юк инде. Безнең чор өчен ул кирәк иде. Без инде укырга кергәндә үк шәл бәйләргә өйрәнгән кешеләр. Бу каныбызга сеңгән. Тик хәзерге заман балаларына гына кирәк түгел ул», – дип сөйлиләр шәл бәйләүче апалар.

Шулай да шәл бәйләү элеккегә караганда сизелерлек кимегән. Әмма һәркем бәйләвен дәвам итә. «Хәзер алай ук күп түгел, яшьрәк вакытта балалар үстергәндә, эшләп йөргәндә, безнең бер сүзебез бар иде. И балалар, бүген бер эш тә эшләп булмады, дибез. Ул көнне кер юган, морҗа агарткан, суын китергән, ул вакытта сулар әле кермәгән бит. Ашарга пешергән, тик без ул көнне шәл тота алмаган. Безгә утырып бәйләү эләгә икән, бу безгә бернәрсә түгел. Ул ял гына. Аны урнаштырасы да бар, анысы аның проблемалырак менә», – дип сөйли Сания апа Әхмәтҗанова.

Сатып алучылар бармы? Бер шәл бәйләүнең бәясе күпме тора? Сүз дә юк, элегрәк шәл сатып алучылар да, алыпсатарлар да күп булган. Бүген шәл алып-сатып йөрүчеләр дә аз. Әмма шәл алучылар бар икән әле. Бәягә килгәндә – төрлечә. «Аның мамыгына да, сыйфатына да карый инде ул. Сатучыдан да тора. Үзең барып сатасың икән, гадәттә, кыйммәт инде ул. Анысы бөтен бәясе белән үзеңә керә. Йөрүчеләргә би­рәсең икән, ул синең белән минем өчен генә йөрми. Бер шәл 3-3,5 мең тора. Авылдан алып китсә­ләр, 2000 – 2200 йөз тирәсенә бирәсең. Бик әйбәт булса, 2500гә алып китәргә мөмкиннәр. Моңа берничек тә үпкәләп булмый», – дип сөйли Күгәрчен шәлчеләре.

Шәл бәйләүчеләр бер үк вакытта шәл генә бәйләп утыр­мый, мамыктан жилет, шарф, өчпочмаклы яулык, «паутинка», башмак, оекбаш-бияләйләр дә бәйләп сата. «Ниндигә заказ була – шуны эшлибез. Менә хәзер минем жилетка һәм «паутинка»га заказым бар. Аллаһы Тәгалә саулык биреп, шуларны башкарып чыгарга насыйп булсын. Әле матур көннәрдә дүрт шәллек мамыкны юып, әзерләп куйдым инде мин», – ди Сания апа.
Элегрәк чималларны шушы авыл кешеләре Волгоград, Ростов якларына барып сату өчен алып кайта торган була. Хәзер үзләре, сатарга дип, Күгәрченгә алып килә икән. Шуннан инде авылда бер еллык чималны, бер еллык мамыкны алып калалар икән. Җитәрлек мамыкны һәркем үзенчә билгели. «Кем ничек бәйли инде, мәсәлән, миңа 15 шәллек җитә, кемгәдер 30-40 шәллек кирәк. Кем ничек булдыра ала. 50 шәллек алучылар да бар. Кем ничек булдыра. Безнең инде хәзер күзләр дә чамалы», – дип сөйли Сания апа.

Бер шәл өчен 400 грамм мамык кирәк. «Безнең болай тырышып утыруыбыз 60ның теге ягында калган яшьлекне ычкындырмас өчен. Әле аның хуҗалыгы да бар. Без бәрәңгесен, кишерен, чөгендер, кабагын утыртабыз. 150 килограмм суган әзерләдем, 11 килограмм сарымсак җый­дым. Шуның хәтлене эшкәрткән, үстергән бит инде. Бәрәңге очсыз-кырыйсыз быел, күп булды. Печәнен дә өченче тапкыр җыеп алдык. Болар бөтенесе безнең өстә. Ул арада өч бозау, 50 чебине алып үстергән. Күпме җиләк-җимешне дә җыеп кайнаткан. Бу эшне шушы әбиләр бөтенесе эшли. Ул арада балалар кайта. Алар кайта дип, җомгадан ук әзерләнәсең. Ял көнне киттеләр, Аллага шөкер, дисең. Алар кайткач – күңелле, киткәч – рәхәт, дип утырып ял итәсең», – дип сөйли Сания апа Әхмәтҗанова.

Күгәрчендә күпме кеше шәл бәйли дигән сорауга җавап бик гади – һәрбер йорты шәл бәйли аның, диделәр. 80 яшьне үткән Галия кебек әбиләр дә бәйли. «Күп бәйлим. Аны санап утырган да юк. Аена берне өлгертәм әле. Хәзер күбрәк оекбашлар бәйлим», – ди ул. Гүзәлия апа Мө­хәммәтҗанова бер айга биш-алты шәл бәйли икән. Заказ буен­ча эшли, күбесен Түбән Камадан кайтып алалар.
Хәзер бит инде бөтенләй бәйли белмәгән кешеләр күп. Әзерне сатып алучылар арта бара. «Алар бик бәхетле кешеләр. Аларның ял итәргә вакыты кала. Без бит телевизордан берәр яхшырак тапшыру күрсәк тә, ял итәргә утырабыз дип, бәйли дә башлыйбыз. Эшебез диван читенә куелган. Шул арада да бәйлисе дип беләбез. Бу безнең өчен хобби гына түгел, канга сеңеп кергән чир. Хәзерге яшьләр дә, балалар да бәйләми инде», – ди Күгәрчен шәлчеләре, берсен-берсен бүлдереп.
Болай булса, шәл бәйләү кебек һөнәр дә бетәргә мөмкин. «Бетсә бетәр. Бик җиңел эш түгел. Шәл бәйләп керткән акчаны каядыр барып эшләп кайтыр идек. Хәзер күбебезнең яше 60тан узды. Безне бер җиргә дә эшкә алмаслар», – диләр.

Шулай да, сораучылар булганда, беркемнең дә туктарга исәбе юк әле. «Сорыйлар. Безнең авылның шәле атаклы ул. Безнең шәлгә чират торачаклар әле. Волгоград товарлары килеп кермәсә, бигрәк тә сораучы күп булачак. Алар бердән – очсыз, икенчедән, чималлары үзләрендә. Аннан аларның товарлары арасында машинада бәйләнгәннәре дә бар. Безнең шәлләребез кулдан бәйләнгән. Аңа күз нуры, йөрәк җылысы салынган», – диде шәлчеләр саубуллашканда.
Салкын өйләрегездә җы­лынырга шәлләр кирәк булса, Күгәрченгә барыгыз.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading