16+

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат

2019 елда аңа 70 яшь тулган иде.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат

2019 елда аңа 70 яшь тулган иде.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хәбәрне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте раслады.

Хәмдүнә апа Тимергалиева 2019 елда 70 яшьлеген билгеләп узды. Шул уңайдан филармониядә зур концерт бирде.

Икенче концертын март аенда тамашачыларга җиткерергә планлаштырган иде, әмма пандемия нәтиҗәсендә ул кичектерелде. “Уникс” концертлар залында 2021 елның февраль аенда “Өстәмә юбилей концерты” дип, бәйрәм тамашасын кабат күрсәтергә ниятләгән булган.

Узган атнада гына легендар җырчы Тукай районы Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачу тантанасына кунакка кайткан иде.

Җәй айларын Хәмдүнә апа бакчасында уздырырга яратты.

Кичә Илһам Шәриф аңа шалтыраткан. “Фатирга кайтмыйм, баскычтан менәргә авыр, бакчада гына кунам”, дигән Хәмдүнә апа. Бүген Илһам Шәриф җырчының бакчасына барган һәм Хәмдүнә апаның вафат булуы ачыкланган.

Ел башында җырчы инсульт кичергән булуы мәгълүм. 

Моннан бер ел чамасы элек “Шәһри Казан” корреспонденты легендар җырчы белән интервью эшләгән иде. Игътибарыгызга шуны тәкъдим итәбез.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны оҗмахта булсын мәрхүмәнең!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яраткан жырчыбыэ вафат булган икэн урыны ожмахта булсын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урны оҗмахта булсын. Татар халкына фидакарь хезмәте өчен Аңа Аллаһе Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре яусын. Кабатланмас көчле рухлы, фатир , зур булмаган залларга сыеша алмаган җырлары, тавышы белән безнең күңелләре яулады..

        • аватар Без имени

          0

          0

          Җырлап яшәдең, ХӘМДҮНӘ, халыкка күпме җырларыңны калдырып, җырлап безне ташлап киттең... Җырларың һәрчак күңелләрдә йөрерләр, көчле, моңлы, дәртле тавышың колакларда яңгырап торыр... Сиңа урынны җәннәтә телибез. Амин.

          Мөһим

          loading