Шәһри Казан

Татарстанның төп чыршысы мартка кадәр торачак!

Казаннан еракта яшәп, Европадагы иң матур дип табылган чыршы янында булырга өлгермәдеңме? Яки Казанда яшәп тә, анда чыга алмадыңмы? Җиңел сулап куя аласың!

Татарстан Республикасының инстаграмдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителгәнчә, Яңа ел бәйрәме аралыгында Казанның үзәк чыршысы янында була алмаучылар өчен яхшы хәбәр бар: чыршы шул ук урында март аена кадәр торачак.

Язга кадәр биредә боз шәһәрчеген дә җимермәячәкләр. Алай гына да түгел, күпләрне сокландырган һәм шаккаттырган Бауман урамындагы яктырткыч җайланмалар да сүтелмәячәк, "Черек күл" паркындагы шугалак та үз эшен дәвам итәчәк.

Реклама

Хәбәрдә искәртелгәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә үзәк чыршы янында 395 меңнән артык кеше булырга өлгергән. Димәк, синең дә өлгерү мөмкинлегең бар әле.

Фото: www.kzn.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: