16+

«Татарстаныбыз белән кат-кат горурланабыз»

30 август көнне Татарстан зур бәйрәм – Республика көнен билгеләп үтте. 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Шушы вакыт эчендә республика яшәешендә үзгәрешләр шактый булды, Татарстаныбыз көннән-көн үсә, Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла бара. Шушы үзгәрешләрне сез ничек бәялисез?

Фәрит Уразаев, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе:
– Мин бер генә җөмлә белән чикләнәм һәм ул җавабым минем фикеремне тулысынча ачып бирә дип уйлыйм. Татарстан республика халкының тырышлыгы белән үсә. Безнең халык бик тырыш һәм эш сөючән.

Илдар Кыямов, «Яңа Гасыр» телеканалы алып баручысы:
– Россиянең күп кенә төбәкләрендә булырга туры килә. Анда барып күзәтеп йөргәч тә, үзебезнең Татарстаныбыз өчен кат-кат сөенеп куям. Читтә яшәүчеләр дә Татарстанда яшәвегезгә шатланыгыз дип гел әйтеп тора. Казаныбыз гөлбакчага әйләнде, авылларда республика программалары буенча мәдәният йортлары, спорт объектлары, башка социаль инфраструктуралар төзелә. Алар барысы да халык өчен. Сугыш ветераннарына, мөмкинлекләре чиклеләргә дә игътибар зур бездә. Аннары кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик җылы, соңгы вакытта хәйриячелек үсте. Ураза ­аенда күмәкләп авыз ачулар, Корбан гаетләрен зурлап үткәрүләр дә кешеләрне берләштерә. Болар барысы да республикабыз тынычлыгы, үсеше өчен бик мөһим.

Сэсэгма Бубеева, Бурят милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:
– Республиканың үсеше турында бик күп сөйләп булыр иде. Мин исә республика хөкүмәтенең милли-мәдәни автономияләргә күрсәткән ярдәмен аерым ассызык­лап үтәм. Бездәге кебек Халыклар дуслыгы йорты беркайда да юк, безгә анда үз милләтебезне саклап калу, үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырыла. Очрашулар, концертлар оештыру өчен бушка мәйданчыклар бирелә. Концерт залларын без беркемгә дә акча биреп, арендага алып йөрмибез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading