16+

Татарстан гүзәле белән, әмма Салаватсыз онлайн концерт: “Болгар радиосы” премиясе быел ничек уза?

"Ни дисәң дә, бу еллык нәтиҗә һәм 2020 елның нәтиҗәләрен 21 елда чыгарып булмас, дигән фикергә килдек", - ди премияне тапшыручылар.

Татарстан гүзәле белән, әмма Салаватсыз онлайн концерт: “Болгар радиосы” премиясе быел ничек уза?

"Ни дисәң дә, бу еллык нәтиҗә һәм 2020 елның нәтиҗәләрен 21 елда чыгарып булмас, дигән фикергә килдек", - ди премияне тапшыручылар.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе быел онлайн-форматта узачак. Тамашаны 12 декабрьдә күрергә була.

“Куркып, шулай эләргә булдык. Чөнки кеше киләме-юкмы... Турыдан-туры трансляция булачак. Быел безнең 30 дан артык номинация”, - дип аңлатма бирде бу уңайдан “Болгар радиосы” генераль директоры Наилә Хәйдәрова.

Фестивальнең продюсеры һәм алып баручысы Илфар Кәримов фикеренчә, концертны онлайн форматта гына булса да уздыру җырчыларга иҗат итәргә стимул булачак.

- Үзләрендә генә бикләнеп ятмыйча, бәйрәм рухын, Яңа ел якынлашканын тойсыннар өчен, без моны уздырырга, икенче елга калдырмаска булдык. Ни дисәң дә, бу еллык нәтиҗә һәм 2020 елның нәтиҗәләрен 21 елда чыгарып булмас, дигән фикергә килдек, - диде Илфар Кәримов.

Сүз уңаеннан, быел фестивальне Илфар һәм Рөстәм Гайзуллиннан тыш модель, “Татарстан гүзәле - 2017” Зөлфия Шәрәфиева алып барачак.

Җырчылар өчен мондый проектлар нәрсәгә кирәк? Ул нәрсә бирә соң, дисезме? Мисалга, Гөлсирин Абдуллина шул рәвешле җырчылар халык белән якыная, дип саный.

Яшь җырчы Азат Абитов “Болгар” премиясенә тәүге тапкыр 22 яшендә лаек була.

- Ул вакытта мин татар сәхнәсенә беренче адымнарымны ясый идем. Бу Мәскәүдә Кремль сәхнәсендә иде. Мин башта бик дулкынландым. Ул концерт минем өчен төштә күргән кебек иде. Шул чыгышлардан соң миңа бик күп хатлар килде, - ди Азат. Шул дәвер эчендә аның өчен  иң якыны “Күңелгә үтеп кергән” җыр номинациясендә “Кем-кемне гафу итәр” җыры булган.

Дөрес, концертның онлайн уздырылуы җырчылар  башка төрле хис-тойгыларга этәрә булып чыкты.

- Энергетика бүтән. Бөтен йөрәгеңне, күңелеңне биреп җырлау юк. Мин аны репетиция шикелле генә күрәм, - ди җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов. 

Бәлки шуңадыр да Салават быел премия алу тантанасында катнашмаска булган. 

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading