16+

"Татмедиа" беренче сыйныфка баручы сабыйларга бүләкләр тапшырды

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ата-аналары ведомство хезмәткәрләре булган беренче сыйныф балаларын котлады.

"Татмедиа" беренче сыйныфка баручы сабыйларга бүләкләр тапшырды

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ата-аналары ведомство хезмәткәрләре булган беренче сыйныф балаларын котлады.

- Безнең өчен бу бик үзенчәлекле һәм әһәмиятле вакыйга. Без балаларны әти-әниләренең кайда эшләүләрен һәм нәрсә белән шөгыльләнүләрен аңлап укырга китүләрен теләдек. Киләчәктә балалар белән хезмәттәшлек итү планнарыбыз бар. Алар әти-әниләренең иртә торып, кичен кайтуларын гына күрмәсеннәр, ә үзләре дә алар белән бергә иҗат эшендә кайнасыннар иде, - диде ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бинада балаларга иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк балалар студиясе барлыгын әйтте.

- "Татмедиа"да эшләүчеләрнең 51 баласы беренче сыйныфка бара. Без алар өчен балалар бәйрәме оештырырга булдык һәм аларны иҗат тормышында катнашырга чакырабыз. Бинада махсус балалар студиясе бар, анда алар иҗат белән шөгыльләнә алалар. Барлык балалар да бик талантлы әти-әниләр - журналистлар, фотографлар, операторлар һәм мөхәррирләр балалары. Сабыйларыбызга балалар студиясе ошар, һәм алар да безнең зур команда әгъзалары булыр дип өметләнәбез, - дип шәрехләде Садыйков.

Булачак укучыларга зур иллюстрацияләнгән энциклопедия һәм мәктәп кирәк-яраклары булган портфельләр бүләк ителде. Чарада Казаннан 24 беренче сыйныф укучысы бүләкләнде, калган 27 балага районнар филиалларында тапшырылачак.

- Минем кызым җәйне авылда дәү әнисендә үткәрде. Әлеге чара булачагын белгәч тә, алдан ук әзерләнә башлады. Махсус шуның өчен авылдан, каникулдан килде. Ниһаять, "Әниемнең кайда эшләячәген күрәчәкмен", дип сөенде ул. Үзенең дә иҗатка махирлыгы бар, теле-телгә йокмый, кешеләр белән тиз аралаша, шигырьләр уйлап чыгара. Без быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәбез. Бик дулкынланабыз. кызым өчен яңа тормыш юнәлеше - мәктәп дөньясы башлана. Һәм, әлбәттә, мондый ярдәм чаралары баласын мәктәпкә әзерләүче ата-ана өчен бик кирәкле дип саныйм, "Татмедиа" җитәкчелегенә кызым һәм үземнең исемемнән зур рәхмәт! Без мәктәпкә әзер, - диде "Шәһри Казан" газетасы сайты мөхәррире Лилия Гайнуллина.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading