16+

«ТАТМЕДИА» бүләкләре - “Шәһри Казан” укучыларында!

Ел саен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзенең газета-журналларына язылучылар арасында лотерея уены үткәрә һәм җиңүчеләргә саллы гына бүләкләр өләшә.

«ТАТМЕДИА» бүләкләре  - “Шәһри Казан” укучыларында!

Ел саен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзенең газета-журналларына язылучылар арасында лотерея уены үткәрә һәм җиңүчеләргә саллы гына бүләкләр өләшә.

Елдан-ел әлеге мәртәбәле конкурста катнашучыларның саны артканнан арта бара. Быелның икенче яртысына язылучылар арасында  лотерея уеныныда катнашырга теләк белдерүчеләрнең  саны бер меңнән артып киткән.

Узган атнада “ТАТМЕДИА” бинасында әлеге уенда катнашып бәхетле җиңүгә ия булучыларның исемнәре мәгълүм булган иде. Бүген исә кыйммәтле бүләк отучыларны Казанга чакырып, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру тантасы булды. Шунысы куанычлы, өч төп бүләкне отучыларның икесе - “Шәһри Казан” газетасы укучылары булып чыкты. Биектау районыннан Айгөл Фәттахова – планшетка, ә Арча районының Яңа Кенәр авылында гомер итүче Таһир Сәмигуллин иң зур бүләккә – мотоблокка ия булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне  “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.   

Таһир әфәнде “Шәһри Казан” газетасы белән ул чыга башлаган көннәрдән бирле таныш ди. Ул аны һәрдаим яздырып ала, кызыксынып укый. Газетаның соңгы вакытта уңай якка үзгәрүен, язма-мәкаләләрнең кызыклырак, мавыктыргычрак булуын искәртте. Киләчәктә дә газетадан аерылмаячагын, аны яздырып алачагын вәгъдә итте. Айгөл Фәттахова “Шәһри Казан” белән таныш булса да, аны моңарчы әле яздырып алганы булмаган, быел очраклы рәвештә генә кулына газета килеп кергәч тә, аны эчтәлегенә игътибар иткән, ошатып яздырырга уйлаган. Һәм менә беренче тапкыр яздырудан ук аңа шундый бәхет елмайды, ул кыйммәтле отыш иясе булды.

Менә шулай дуслар, “Шәһри Казан”ны укысагыз сезгә бәхет елмаер, кыйммәтле бүләккә ия булырсыз. Мондый лотерея әле киләчәктә дә дәвам итәчәк, димәк, мондый бәхетле очрак сезгә дә елмаерга мөмкин!

Фәрит Нурмөхәммәтов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading