16+

«ТАТМЕДИА» призлар уйнатты: «Шәһри Казан»га язылучылар да бүләк отты

Инде традиция буларак, ел саен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үз газета-журналарына актив язылучылар арасында һәр язылу кампаниясеннән соң “Язылучыга – телевизор!” акциясе астында призлар уйната.

«ТАТМЕДИА» призлар уйнатты:  «Шәһри Казан»га язылучылар да бүләк отты

Инде традиция буларак, ел саен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үз газета-журналарына актив язылучылар арасында һәр язылу кампаниясеннән соң “Язылучыга – телевизор!” акциясе астында призлар уйната.

Өч һәм аннан да күбрәк басмага язылганнар арасында призлар уйнату инде биш ел дәвамында оештырыла, быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелде.
Акциянең шартларына тәңгәл китереп, оештыручылар быел 2019 елның икенче яртысына язылучылардан 178 гариза керүен билгеләп үтте. Язылучылар арасында Татарстаннан гына түгел, хәтта ки Пермь краеннан да кешеләр бар.
Бүләкләр арасында юрганнар, иттарткыч, блендер, мультиварка һәм төп приз – смарт-телевизор бар иде.


“ТАТМЕДИА”нең конференцияләр залында акционерлык җәмгыятенең җитәкчелеге, газета-журналлар редакцияләре вәкилләре, чакырылган кунаклар катнашында үткәрелгән призлар уйнату чарасында бәхетлеләрнең исемнәре мәгълүм булды.


Призга ия булучылар арасында Балтач районынан Газыйм Сабиров – иттарткычка, Әлки районыннан Гөлсинә Галиуллина – мультиваркага, Казаннан Рузалия Мәрданова – юрганга ия булдылар. Алар яздырып алган газета-журналлар арасында “Шәһри Казан”ның да булуы икеләтә куанычлы.
Редакция исеменнән бәхетле отышка ия булучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә шулай бергә булырбыз дигән өметтә калабыз!

 

Фото: Татар-информ


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без бик шат.Бергә булырга язсын.

    Мөһим

    loading