16+

«Таттелеком»ның Арча бүлеге җитәкчесе Рафил Хисамиев: «Хыялларыбыз чынга ашса, 30-40 хуҗалыгы булган авылларга да заманча кабельләр салыначак»

Республикада «Таттелеком» компаниясенең Арча филиалы – иң алдынгы бүлекчәләрнең берсе. Быелның ун айдагы күрсәткечләре буенча, керемнәрне арттыру юнәлешендә дә алар беренче урынга чыккан.

«Таттелеком»ның Арча бүлеге җитәкчесе Рафил Хисамиев: «Хыялларыбыз чынга ашса, 30-40 хуҗалыгы булган авылларга да заманча кабельләр салыначак»

Республикада «Таттелеком» компаниясенең Арча филиалы – иң алдынгы бүлекчәләрнең берсе. Быелның ун айдагы күрсәткечләре буенча, керемнәрне арттыру юнәлешендә дә алар беренче урынга чыккан.

Филиалның уңышлары һәм алда торган планнары турында «Таттелеком»ның Арча бүлеге җитәкчесе Рафил ХИСАМИЕВ белән сөйләштек.

– Рафил Галәветдинович, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә нинди эш алып барасыз?
– «Таттелеком» дигәч, күпләрнең күз алдына чыбыклы телефон, чыбыклы интернет һәм телевидение килә, тик мобиль хезмәт кайвакыт игътибардан читтә кала. Ә бит 2014 елдан без мобиль хезмәте дә күрсәтә башладык. Башка операторлардан аермалы буларак, без эшне шунда ук 4Gдан башладык. Нәтиҗәдә, мобиль элемтә ераккарак урнашкан авылларга кадәр барып җитә. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, ким дигәндә 80 процент территорияне 4G белән «капладык». Тагын шунысына игътибар итәсе килә. Беренчедән, безнең элемтә чагыштырмача арзан. Икенчедән, республика операторы булгач, күпләр «Летай» мобиль элемтәсен Татарстан эчендә генә эшли дип ялгыша. Россия, хәтта чит илдә дә роумингта безнең мобиль элемтәдән файдаланып була. Моннан тыш, күп кенә дәүләт программаларында да катнашабыз. Без Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче районнарына хезмәт күрсәтәбез. Әлеге районнар программада катнашып, соңгы вакытта гына 22 профилактика-дәвалау учреждениеләренә кабель салып, интернет ялгадык. Безнең өчен сыйфат беренче урында тора. Югары тизлекле интернет булсын өчен, урыннарда база станцияләре төзелә. Бүгенге көндә безнең Арча бүлегенә караган якын-тирә сигез районда 188 база станциясе эшли. Моннан тыш, капиталь төзекләндерү дә тулы куәткә алып барыла. Кабельләрне җир астына төшерү буенча районнарда күп эш башкарылды. Быел безнең филиал буенча 9,5 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләнелде. Барлык АТСлар (автомат телефон станцияләре) да заманча, оптосүсле (оптоволокон) кабельдә эшли. Абонентлар саны елдан-ел арту да сөендерә. Бүгенге көндә сигез районга 50 меңнән артык – чыбыклы телефон абоненты, 47 360 – чыбыклы интернет, 32 715 – санлы телевидение, 50 меңнән артык мобиль элемтә абонентыбыз бар.

– Шулай да хәзерге вакытта сезнең өчен төп юнәлеш мобиль хезмәт күрсәтүме?
– Хәзер шуңа таба бара, ләкин тәҗрибә күрсәтүенчә, мобиль хезмәт чыбыклы телефонияне тулысынча кысрыклап чыгара алмый. Интернет ул күбрәк юлда йөргәндә файдаланса, өйдә чыбыклы интернет, чыбыклы телефония өстенлек итә.

– Авылда яшәүчеләрдән интернет сыйфаты белән бәйле шикаятьләр күп киләме?
– Соңгы елларда аларның саны шактый кимеде. Бу уңай күрсәткечләргә ирешүдә, әлбәттә, мин алда санап узган эшләрне башкару зур роль уйный. Шикаятьләр булган очракта да, алар тиз арада хәл ителә.

– Рафил Галәветдинович, югары тизлекле интернет булганда гына телевизорны «Таттелеком»нан санлы IP-телевидениегә тоташтырырга мөмкин, дидегез. IP-телевидениенең өстенлекле якларын да әйтеп узмассызмы?
– Иң беренче өстенлеге – татарча каналлар күп булуы. Бүгенге көндә төп пакетта «Яңа Гасыр», «ТМТВ», «Мәйдан», «Туган тел», «Хозур ТВ», «Шаян ТВ» каналлары бар. Шунысы мөһим: безнең телевидение табигать шартларына бәйле түгел. Икенче өстенлеге – алдагы көнге тапшыруларны кабатлап карау мөмкинлеге бар. Шуңа күрә аның киләчәге бар дип уйлыйм.

– Филиалда кадрлар кытлыгы юкмы?
– Безнең филиалда бүген 400гә якын кеше эшли. Хәзерге вакытта сигез районда ун вакантлы хезмәт урыны бар. 400 кешелек зур коллектив өчен бу саннар әллә ни күп түгелдер дип уйлыйм. Бездә эшләүчеләрнең уртача яше – 35-40 яшь. Яшьрәкләр дә, хезмәт елларының күпчелеген шушы оешмага багышлаучылар да бар.

– Уңышлы эшләп килә торган оешманың киләчәккә планнары да бардыр. Алар белән дә уртаклашсагыз иде.
– Алдагы елларда башлаган эшләрне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә киләсе елга тагын 40ка якын база станциясе төзергә планлаштырабыз, капиталь ремонтны дәвам итәчәкбез. Һәр йортка яңа, заманча кабельлар кертергә тырышачакбыз. Берничә ел элек без «250+» дип аталган федераль программада катнашкан идек. Ул чагында халык саны 250дән арткан авылларга заманча кабельләр салынды. Әгәр киләсе елга федераль бюджеттан ниндидер ярдәм була икән, «100+» программасын эшләргә хыялланабыз. Хыялларыбыз чынга ашса, 30-40 хуҗалыгы булган авылларга да заманча кабельләр салыначак дигән сүз. Димәк, эшләнгән эшләр дә, эшлиселәре дә күп. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барысын да башкарып чыгарга тырышабыз.

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading