16+

Тавык белән гөмбәдән жульен әзерләү ЫСУЛЫ

Аның өчен 400 гр тавык ите, 300 гр гөмбә, 2 суган, 150 гр сыр, 200 гр 10 процентлы каймак, 1 аш кашыгы он кирәк.

Тавык белән гөмбәдән жульен әзерләү ЫСУЛЫ

Аның өчен 400 гр тавык ите, 300 гр гөмбә, 2 суган, 150 гр сыр, 200 гр 10 процентлы каймак, 1 аш кашыгы он кирәк.

Пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз. Суганны вак итеп турап кыздырабыз. Соңрак аның янына уртача зурлыкта туралган гөмбә салабыз. Сырны вак угычтан уабыз. Тавык итен гөмбә белән кушабыз, тоз һәм борыч сибәбез дә уттан алабыз. Коры табада онны кыздырып алабыз, аның өстенә каймакны агызабыз һәм кайнатып чыгарабыз. Уттан алып, ит һәм гөмбә өстенә агызабыз да болгатабыз. Барысын бергә кокотницаларга тутырып, өстенә сыр сибәбез һәм 30 минутка газ миченә куябыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading